Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Йөзүчеләр җиңүгә омтыла

Район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейнында шөгыльләнүче яшүсмерләр Буа һәм Кама Тамагы районнарында оештырылган ярышларда катнаштылар.

Элек елларда без хоккейчыларыбызның җи-ңүләрен, кубок яулауларын зур шатлык белән күзәтә идек. Инде хәзер районыбызда спортның яңа төре-йөзү дә популярлаша бара. Ел башыннан күнегүләргә йөргән, бәлки беренче тапкыр гына суга кергән малайлар хәзер мөстәкыйль рәвештә йөзү генә түгел, ярышларда да катнашып призлы урыннар яулый башладылар. Бу бигрәк тә, тренерлар Евгений Меньшов һәм Алексей Смирновларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 2002 һәм 2003 елларда туган малайлар арасында брасс һәм ирекле стильдәге 25 метрлы аралыкта буалылар җитезрәк булып чыкты. Ә менә 12 һәм 13 яшьлекләр арасында безнекеләрдән Айнур Хамзин (ирекле стильдә, 50 метр аралыкта) һәм Родион Волков (брасс, 25 метр аралыкта) беренче урыннарны яуладылар. Рамил Бикмөхәммәтов өченче булды. 4х25 эстафетасында Чүпрәленең беренче командасы- беренче, Буа-икенче һәм районыбызның икенче командасы өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Йөзүчеләр