17 июнь 2013 яңалыклары
-
Түләүсез юридик ярдәм көне
Россия юристлар Ассоцияциясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын реализацияләү кысаларында 22 июньдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Кабул итүләр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге бүлмәсендә (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) башкарыла.
-
Йөзүчеләр җиңүгә омтыла
Район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейнында шөгыльләнүче яшүсмерләр Буа һәм Кама Тамагы районнарында оештырылган ярышларда катнаштылар.
-
Чүптән арыныйк, җәмәгать!
-Санитар чистарту икеайлыгы барышында Чүпрәле районы полигонына 2000 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылды,- ди "Фламинго" җәмгыяте җитәкчесе Альфред Низамов.
-
Чуваш язучыларының беренче съезды
Татарстанда беренче тапкыр чуваш язучыларының съезды булып үтте. Әлеге мөһим вакыйгада Чүпрәле районнан да делегация катнашты.