Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Авырудан саклан

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк-көчле инфекцияле авыру. Ул бөерләрнең кан тамырларын, шулай ук, йөрәкне, ашказанын, үпкәләрне, үзәк нерв системасын зарарлый.

Кеше авыруны кимерүчеләрнең үзләре яисә аларның бүлендекләре белән элемтәгә кергәндә йоктыра ала. Авыру урманда яисә кырда төрле эшләр башкарганда йогарга мөмкин. Мәсәлән, инфекция эләккән куллар белән тәмәке тартканда, кырда эшләп кайтканнан соң сабынлап юылмаган куллар белән ризык капканда. Авыру кешедән кешегә күчми. Әлеге чирне май аеннан башлап ноябрь ае тәмамланганчы йоктыру куркынычы зур.

Чирне йоктырганнан алып аның беренче билгеләре күренгәнче 7-10 көн үтәргә дә мөмкин (максималь вакыт 40 көнне тәшкил иткән очраклар да бар). Авыруның башы гадәттәге салкын тиюгә охшаган була: тән температурасы күтәрелә, баш, мускуллар авырта башлый, гомуми хәлсезлек, аппетитның югалуы барлыкка килә, кайчакларда косу кебек билгеләр күзәтелә. 45нче көнгә әлеге билгеләргә корсакта һәм билдә авыртулар да өстәлә. Бөерләрнең функциясе бозыла, һәрвакыт эчәсе килү теләге барлыкка килә. Әлеге билгеләрнең берсе генә күзәтелгән очракта да кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, үзлегеңнән дәвалану катгый тыела.

Реклама

Әлеге авыруга каршы әлегә специфик профилактика юк, ягъни вакцина һәм иммуноглобулин уйлап табылмаган әле. Гомумсанитар чаралар һәм кимерүчеләр белән көрәш авыруны кисәтүнең төп чарасы булып торалар. Ә гомумсанитар чараларны үтәү исә әлләни катлаулылык сорамый: кимерүчеләргә каршы һәрвакыт көрәш алып барырга, азык-төлек калдыкларын урамга ташламаска, азык-төлек продуктларын кимерүчеләр керә алырлык җирләрдә калдырмаска, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне яхшылап юып ашарга. Басудан печән, салам алып кайтканда шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала, ягъни кулларга перчаткалар киеп эшләргә, кырда кулларны юмыйча ашамаска.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк сәламәтлеккә җитди зарар китерергә һәм үзеннән соң күп кенә өзлегүләр калдырырга сәләтле. Шуңа да аеруча сак булу таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөер синдромы

2
X