Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яңа Кәкерле авылында “Авылым кичләре” узды

Авыл халкы да, килгән һәм кайткан кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр, ел буена җитәрлек тәэсирләр алдылар.

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Милли йолаларыбызны яңартуга багышланган "Авылым кичләре" дип исемләнгән чараларның берсе шушы көннәрдә Яңа Кәкерле авылының мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узды.
Чарада яшьләр белән беррәттән урта яшьтәгеләр дә, авылыбызның өлкән яшьтәге апалары, абыйлары да катнашты. Тирә-күрше авыллардан да, Чувашия Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән килүчеләр дә, кайтучылар да шактый иде.
Туган авыл һәркем өчен якын, кадерле ул, аеруча кайчандыр язмыш кушуы буенча башка төбәкләргә барып урнашучылар өчен. Әмма ни генә булмасын, кеше кайда гына яшәсә дә, мөмкинлек булу белән туган авылына кайта, хатирәләрен яңарта, яшьлектә йөргән сукмакларын барлый. Бу көнне дә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашларыбыз туган якларын сагынып кайтканнар иде. “Авылым кичләре” чарасы күп кенә сабакташларның, дусларның очрашу, күрешү урыны да булды ул көнне.
Чараны Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты мөдире Мәдинә Нурулла кызы ачып җибәрде һәм килүчеләргә, ерак араларны якын итеп кайтучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татар милли киемнәрен кигән хатын-кызлар – авылларда элеккеге кич утыру вакытында эшләнелә торган йон эрләү, чигү чигү, бәйләү кебек күренешләрне, бергәләшеп эшләү вакытындагы моңлы көйләрне дә хәтерләрдә яңарттылар.
Чара барышында авылның мәдәнияте тормышында, мәдәни бәйрәмнәрне үткәрүдә актив катнашучы өлкән яшьтәге апаларыбыз Сәрия апа Хәлиловага һәм Фазилә апа Танагага, Гөлсирә Хәлимовага Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм котлаулар, матур теләкләр, үзешчән артистларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Читтән кайткан һәм килгән кунакларыбызның җыр-моңнары да чарага бәйрәм төсмерен өстәде. Авылдашларыбыз Фазилә апа Танага, Фәймә Хәйретдинова, Иршат абый Закиров, Дамир Әхмәтҗановның, Гөлсинә Ханбикованың, Чәке авылыннан Фиркать абый Рахимовның,Чувашиянең Балтай авылыннан килгән Илдус һәм Рәис Алимовларның җырлавын да, Илгиз Насыйбуллинның баянда уйнавын да авыл халкы бик яратып кабул итте, һәммәсен алкышларга күмде. Олы яшьтәге Сәрия апа Хәлилованың мөнәҗәт укуын, халык җырын башкаруын авылдашларыбыз тын да алмый тыңладылар.
Кичәдә татар халкының төрле уеннары да урын алган иде. Балалар рәхәтләнеп кайчы белән төрле бүләкләр дә кисеп алдылар, капчык киеп тә көч сынаштылар, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр, скакалкада да сикерделәр, чүлмәк тә ваттылар. Гомумән, чарада авылдашларыбызның, кайткан һәм килгән кунакларның һәркайсы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
Мәдәният йорты каршында үткән чарада авыл китапханәсе мөдире Рәйнә Миначева тарафыннан тәкъдим ителгән “Күңел бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылган иде. Анда кул эшләнмәләре, чигүләр, сәйләннән ясалган композицияләр, милли бизәкләр, самавыр, сандык кебек әйберләр дә урын алган.
Уеннарда уйнап, җырлап-биеп күңел ачкан авылдашларыбыз, килгән һәм кайткан кунакларның олысы-кечесе очрашу-бәйрәмне соңыннан Мәдинә Җамалтдинова тарафыннан мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында да дәвам иттеләр. Самаварда кайнаган чәйдән авыз иткәндә алар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар, хатирәләрен уртаклаштылар, күңелле әңгәмә корып утырдылар.
Һәркемнең күңеленә хуш килерлек, матур бәйрәм-кичә булды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев