“Талантлар планетасы”– балаларның сәләтен үстерүдә ярдәмче
2015 елда районда “Талантлар планетасы” балалар иҗат йорты ачылган иде. Әлеге учреждениенең өч ел эчендәге тормышы, бүгенгесе, киләчәге турында аның директоры Юлия ТАРНАВСКАЯ сөйләде һәм газета укучылардан кергән сорауларга җавап бирде.
–“Талантлар планетасы” балалар иҗат йорты, исеменнән үк күренгәнчә балаларның сәләтен ачыклаучы, иҗат итү алымнарына өйрәтүче йорт. Бүгенге көндә әлеге йортта нинди юнәлешләр буенча эш алып барыла? (Римма Мәүлетова, газета корреспонденты)
–Балалар иҗат йорты – күп профильле учреждение. Биредә физкультура-сәламәтләндерү, техник, әдәби - эстетик, социаль-педагогик юнәлешләре буенча эш алып барыла. Түгәрәкләргә укучылар шәхси үзенчәлекләренә карап сайлап алына. Укыту типовой программалар нигезендә оештырыла. Ә максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру формалары һәм алымнары, методикасы, чаралары, укучыларның шәхси үзенчәлекләренә карап, үзгәртелергә дә мөмкин.
Балалар иҗат йортында 15 педагогик хезмәткәр эшли. Барлык педагоглар да квалификация күтәрү курсларында белемнәрен күтәрәләр, семинар-укуларда катнашалар.
Агымдагы уку елы башына Балалар иҗат йортында 15 берләшмә теркәлде. “Талантлар планетасы”ның үзендә 10 юнәлеш буенча дәресләр алып барыла, калган биш юнәлеш буенча дәрес-занятиеләр Алешкин-Саплык, Кече Чынлы, Иске Кәкерле, Түбән Каракитә, Яңа Элмәле урта белем бирү мәктәпләре базаларында үткәрелә. Әлеге берләшмәләрдә белем алучы балалар 51 уку төркеменә бүленгән.
–“Талантлар планетасы”нда ничә бала шөгыльләнә? Биредә шөгыльләнү дәүләт исәбенәме, әллә түләүлеме? (Надежда. Зур Аксу авылы)
–Безнең балалар иҗат йортында 767 бала дәүләт заданиесе буенча, түләүсез нигездә, белем ала һәм мәктәпкәчә яшьтәге 70 бала түләүле занятиеләрдә шөгыльләнә.
–Балалар бакчаларына йөрүче балаларны иҗат түгәрәкләренә язасызмы? (Галия, Иске Чүпрәле)
–Әйе, беренче елдан аермалы буларак, соңгы ике елда төрле категориядәге балаларны шөгыльгә өйрәтү һәм аларның сәләтен үстерү буенча занятиеләр, тренинглар һәм чаралар үткәрелә башлады. Үткән уку елында 4 яше тулган балалардан тупланган түгәрәкләр ачтык. Хәзер картинг түгәрәгендә дә дүрт яшьтән үк шөгыльләнергә мөмкин.
–Районда, республикада балалар өчен төрле конкурслар, ярышлар әледән-әле игълан ителеп, оештырылып тора. Сез катнашасызмы? Уңышларыгызга бармы? (Владислав, Иске Чүпрәле)
–2017-2018 уку елында Балалар иҗат йорты укучылары муниципаль, республика, региональ, бөтенроссия конкурсларында һәм ярышларында катнаштылар. Мәсәлән, сугыш самбосы буенча Чувашия Республикасының Яльчик районында үткән турнирда катнашып, призлы урыннар яуладылар. “Яшь журналистлар” түгәрәге укучылары зона һәм республика пресс-конференцияләрендә, конкурсларда катнашып, “Парламент дәресләре-2017” кысаларында үткән балалар рәсемнәре, иншалары һәм эсселары республика конкурсында “Иң яхшы видеоролик” номинациясендә 1нче урынны яуладылар.
“Алтын каләм–2018” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестивалендә катнашып, бер укучыбыз зона этабында җиңү яулады һәм әлеге фестивальнең республика этабында катнаша алды. “Балалар һәм яшьләр журналистикасы” республика фәнни-гамәли конференциядә ике укучыбыз катнашып, призлы 1нче һәм 2нче урыннарны яуладылар. 2018 елда “Милли көрәш” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр ТР беренчелегенә Мамадыш шәһәрендә үткән көрәш буенча ярышта 3нче урынны яуладылар, Алабуга шәһәрендә исә бер укучыбыз көмеш призер булды. Россиянең “Яшь профессионаллар” Вордскилс чемпионатында “Лазер технологияләре” номинациясе буенча бер укучыбыз 3нче урын яулады. “Йолдызлык” Бөтенроссия олимпиадасында 3Д-модельләштерү түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыбыз лазер белән кисеп эшләү буенча җиңү яулады.
–Киләчәккә планнарыгыз нинди? (Р.М.)
–Күргәнегезчә, Иҗат йортына өч кенә яшь булуга карамастан, уңышларыбыз бар. Тик шулай да, камиллектә чикләр юк. Барлык берләшмәләребезнең эшчәнлеген югары дәрәҗәгә җиткерү өчен зур эш таләп ителә. Иҗади остаханәләр, түгәрәк өстәлләр, тәҗрибә уртаклашу буенча семинарлар оештыруны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Шулай ук, Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр һәм белем алучыларның яшь үзенчәлекләренә, аларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына карап, алар белән эшләү алымнарының һәм технологияләренең оптималь төрләрен кертү өстендә дә эш алып бару, район, зона, республика һәм регионара конкурсларда, фестивальләрдә һәм ярышларда катнашу буенча эшне тагын активлаштыру кирәк. Чөнки нәкъ менә төрле конкурслар, фестивальләр сәләтле балаларны ачыкларга һәм аларны тагын да үстерү өстендә эш алып барырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев