Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

«Җылы йорт” социаль приютында очрашу булды

Чара балаларны безнең районда яшәүче халыкларның мәдәни мирасына тарту кысаларында узды.

Үткән атнада райондагы “Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта приютның социаль партнерлары белән очрашу булды.

Приютта тәрбияләнүчеләр янына район ветераннар советы активистлары, “Кояшкай” 1нче санлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы мөдире Елена Нуретдинова һәм өлкән тәрбиячесе Эльвира Амерханова, район социаль яклау идарәсенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Әлфия Айнуллова килгән иде.

"Җылы йорт” социаль приютында бүгенге көндә республиканың төрле районнарыннан 30 бала тәрбияләнә. Приют социаль яклау, мәгариф учреждениеләре һәм район ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә эшли. Приютта безнең районда яшәүче халыкларның традицияләрен саклау буенча да эш алып барыла. Педагоглар, приют хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр ветераннар белән тыгыз аралашып яшиләр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, приютта төрле очрашулар, чаралар еш үткәрелә, анда балаларга дуслык, безнең Чүпрәле районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, теле һәм мәдәнияте турында да сөйлиләр.

Ракйон үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы һәм "Җылы йорт” приюты социаль партнерлар булганлыктан, приютта тәрбияләнүчеләр берничә тапкыр район үзәгендәге балалар бакчасына кунакка чакырылганнар иде. Мондый очрашуларның берсендә ветераннар советының ветераннар хәрәкәте активистлары да социаль партнерлар буларак кушылдылар.

Приютта тәрбияләнүчеләрне район ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина җылы сәламләде. Ул барлык укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм барысына да бәхет һәм уңышлар теләде. Очрашу барышында приют балалары игътибарына “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары яздырылган видеороликлар тәкъдим ителде, анда “Җылы йорт” приютында тәрбияләнүчеләрнең балалар бакчасында район ветераннары белән очрашулары фрагментлары да бар иде. Балаларга видеороликлар карау бик ошады, алар яшьтәшләренең шигырь сөйләүләрен, биюләрен һәм җырлауларын кызыксынып карадылар. Приютта тәрбияләнүче балалар социаль яклау идарәсе психологы Әлфия Айнуллова тәкъдим иткән төрле уеннарга да бик теләп кушылдылар.

Ә район ветераннарының үзешчән коллективы чыгышын балалар шатланып каршы алдылар, кул чаптылар, аннан ветераннар белән бергә бии дә башладылар. Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрен рәхәтләнеп өлкәннәргә сөйләделәр, уйнадылар, биеделәр. Өлкәннәребез дә балалар янына “буш кул” белән килмәгәннәр – татар һәм чуваш халкының моңлы җырларын да, дәртлеләрен дә башкардылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзешчән коллективның барлык ветераннары да милли киемнәрдән иделәр. Балалар зур кызыксыну белән аларның милли киемнәре, баш киеме үрнәкләрен карадылар, гармунчыларның уйнавын кызыксынып күзәттеләр. Балалар йөзендәге елмаюлар һәм аларның күзләрендә очкыннар бу очрашу аларга онытылмас мизгелләр бүләк иткәнен күрсәтте.

Ә чара ахырында приютта тәрбияләнүчеләр кунаклар истәлегенә фотога төштеләр һәм  күңелле очрашу, яңа ел бүләкләре өчен кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев