Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яңачокалылар авыл киченә җыелды

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Шушы йолабызны искә төшерер өчен Яңа Чокалы мәдәният йортының биюләр залында "Авылым кичләре" дигән мәдәни чара уздырылды. Бу мәдәни чарага авылыбызның өлкән яшьтәге апалар чакырылды.

"Балачагыбыз сугыш чорына туры килде. Шундый юклык чагында бик авыр иде. Алай да, авырлыкларны җиңдек, Аллага шөкер, сынмадык-сыгылмадык",- дип искә алды үткәннәрне Әминә апа Хәлиуллова.

Кичәдә "Йөзек салыш", "Су агышы", "Ялтыр-Йолтыр" уеннары уйналды. "Өчле" исемле бию уенында яратып биеделәр. Рәйсә апа Галиева матур тавышы белән, моңлы итеп мөнәҗәт әйтте. Айметдинова Султания апа иң күп такмаклар белүче булып чыкты. Кичә барысына да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл кичләре