29 октябрь 2015 яңалыклары
-
Яңачокалылар авыл киченә җыелды
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Шушы йолабызны искә төшерер өчен Яңа Чокалы мәдәният йортының биюләр залында "Авылым кичләре" дигән мәдәни чара уздырылды. Бу мәдәни чарага авылыбызның өлкән яшьтәге апалар чакырылды.
-
Чүпрәлеләрне ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итә
2015 елның 2 ноябрендә 14.00-16.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитетында (Иске Чүпрәле, Үзәк урам 13 йорт) ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин чүпрәлеләрне кабул итә. Алдан язылу өчен телефон номеры: 2-21-75.
-
Чүпрәле чыгарылышлылары инша язачак
Чүпрәле мәктәпләренең чыгарылыш 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын быел 2 декабрьдә язачаклар.