Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Түбән Каракитә мәдәният йортында иҗат отчет концерты узды

Түбән Каракитә мәдәният йортында "Халык талантлары балкышы" исемле иҗат отчет концерты узды.

"Су буенда, кичке уенда" исемле фольклор күрсәтелде. Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь- яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Анда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган; яшьләр бер-берсе белән күрешкән-сөйләшкәннәр, танышканнар, вәгъдәләр бирешкәннәр.

Драм түгәрәк әгъзалары әзерләгән "Бәхетле йолдыз астында" исемле күренеш халык күңеленә хуш килде.

Хайдәр Исхаков өлкәннәрнең күңел кылларын чиртеп тальянда борынгы көйләрне башкарды.

КВН командасы авылның проблемалары турында сөйләделәр, юмор һәм шулай ук җыр- бию өч сәгатькә якын барган концертта үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат отчет концерты