Надежда Мокшина: «Балаларны яратырга кирәк»
Городище авылыннан Мокшиннарның педагогик династиясе мең елдан артык тәшкил итә
Городище авылында Мокшиннар гаиләсе иң мәртәбәле, хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе. Бу уникаль династия вәкилләре арасында өч буын табиблар, дүрт буын хәрбиләр һәм биш буын укытучылар бар. Мокшиннар гаиләсенең горурлыгы — Социалистик Хезмәт Герое Александр Федорович Мокшин.
Городище урта мәктәбе директоры Надежда Мокшина сөйләвенчә, алар моннан 12 еллап элек гаиләнең шәҗәрәсен төзи башлыйлар. 2012 елда 9 сыйныф укучысы булган Станислав Мокшин «Туган ягым» дип исемләнгән конкурста катнаша. Әлеге конкурска әзерләнгәндә Станислав туган ягы белән берлектә үзләренең гаиләләре, нәсел тамырларын да өйрәнә.
Шулай итеп Мокшиннар гаиләсе турында бик күп материаллар туплыйлана. 2018 елда исә Городище урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Лариса Копьева (кыз фамилиясе Мокшина) үзенең улы Евгений белән Казан шәһәрендә узган династияләр конкурсында катнашырга теләк белдерәләр. Алар да җентекләп гаиләләре турындагы мәгълүматлар җыялар, архивларда эзләнәләр, 150ләп фото туплыйлар, ерак туганнары белән элемтәгә керәләр. Социалистик Хезмәт Герое Александр Федорович Мокшинның гаиләсе белән дә элемтә урнаша шулвакыт.
Үткәннәргә күз салсаң, Мокшиннар нәселендә мөгаллимлек 5нче буынга кадәр сузыла. Укытучылар династиясе Василий Игнатьевич Мокшиннан башлана. Мокшин Василий Игнатьевич (1870 елда туган) Городище авылының чиркәү советында торган. Бу турыда И. А. Гафаров, А. Н. Шихранов нәшер иткән «Городище» дип исемләнгән китапта да әйтелә. Авылдагы чиркәү тулысынча җимерелгәч, авылда 5 кешедән торган башкарма комитет советы төзелә. 1915 елда Мокшин Василий казначей итеп сайлана. Ул авыл балаларын укырга-язарга өйрәтә. Аның юлын бүгенге көндә оныклары һәм оныкчыклары дәвам итә.
Городище урта мәктәбендәндә бүгенге көндә дә Мокшиннар династиясен дәвам иттерүчеләр хезмәт куя.
Надежда Федоровна Мокшина 2017 елның 28 августыннан башлап Городище урта мәктәбендә директор вазифасын башкара. Надежда Федоровна бердәм, эшкә сәләтле педагогик коллектив туплаган. Мәктәп укытучылары муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә педагогик тәҗрибә уртаклашу буенча чараларда актив катнашалар, һөнәри конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүче һәм призер исемен яулыйлар.
2018 елдан мәктәп өстәмә белем бирүгә лицензия ала, мәктәптә спорт, музыка, театр һәм туган якны өйрәнү түгәрәкләре оештырыла, хоккей буенча секцияләр эшли. 2018 елдан мәктәп базасында театр түгәрәге дә оештырыла.
Мәктәп төрле бәйгеләрдә, Грантларда катнаша. «Буыннар диалогы: мамонт сөякләреннән инновацион технологияләргә кадәр — авыл яшүсмерләр клубы» проекты белән 2021 елда Грант отканнар (грант суммасы 500 мең сум). Әлеге проектның авторы — мәктәп директоры. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп музее тулыландырыла, «Сугышчан дан», «Кеше хезмәте белән данлыклы», «Милли костюмнар» почмаклары, матур һәм уңайлы актлар залы булдырыла.
Иганәчеләр ярдәме белән 2018-2023 елларда мәктәпкә 10 проектор, 2 МФУ, 3 принтер, музыка үзәге, музей өчен 25 шкаф, җитештерү өстәлләре һәм ашханә өчен аш бүлмәсе җиһазлары, спорт залы өчен инвентарь һәм башка күп нәрсәләр булдырылган.
Мокшиннарның нәсел шәҗәрәсе йөрәк формасында килеп чыккан.
— Безнең нәсел агачыбыз йөрәк формасында юкка гына килеп чыкмады, безнең Ярослав һәм Аделина (6 буын туганнары!) моңа кадәр бер-берсен белмәгәннәр, бу конкурс ярдәмендә бик нык дуслаштылар һәм «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» фестивалендә төп геройлар булдылар,-ди Надежда Мокшина. Аның бу шәҗәрәне булдыруда, төзүдә, эзләнүләр вакытында ярдәм итүчеләргә рәхмәте дә чиксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев