Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Чүпрәле авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасында “Кич утыру” бәйрәм-тамашасы үтте

Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк, дигән төшенчә бар. Милли тәрбия бирү өчен милли мохит булдыру шарт. Һәр халыкның мең еллар буена тупланган этнопедагогикасы, үз максатлары, алымнары була.


Безнең татар халкының педагогик хәзинәсе бик бай. Район үзәгендәге 1 санлы “Кояшкай” балалар бакчасында да балаларга милли тәрбия бирү эше шуңа таянып алып барыла. Заманча шартларда нәни шәхеснең үсеше милли мәдәният, гореф-гадәтләр йогынтысында бара. Гомумән, безнең якта яшәгән халык элек-электән кунакчыл булган, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклаганнар, төрле кичәләр үткәргәннәр, халык уеннарын яратып башкарганнар.
Бу уңайдан “Кояшкай” балалар бакчасында да милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне истә тоту, балаларга милли тәрбия бирүне гамәлгә ашыру максатында төрле кичәләр, бәйрәмнәр еш үткәрелә. Шушы көннәрдә биредә безнең әби-бабайларыбыздан килгән “Кич утыру” бәйрәм-тамашасы үтте. Әлеге чарага бакчада тәрбияләнүче балалар янына кунакка “Җылы йорт” социаль приютыннан тәрбияче Мария Ижегерова һәм хезмәт буенча инструктор Елена Макарова җитәкчелегендә балалар төркеме һәм ветеран өлкәннәребез Роза Насибуллина, Әлфия Яхиева, Рәшит Багаутдинов, Җәүдәт Мөдәрисов, Рәмзия Ракипова, Лидия Насибуллина, Шәфикъ Мөстәкимов һәм Петр Гордеев килгәннәр иде. Өлкәннәребез дә, балалар да, тәрбиячеләр дә, гомумән чарада катнашкан һәркем милли киемнәрдән иделәр.
Чара башында балаларны килгән кунаклар белән таныштырганнан соң бәйрәм башланып китте. Роза Насибуллина балалар алдында чыгыш ясап, моннан күп еллар элек үзенең шушы бакчага килүе һәм биредә тәрбияләнүе, ул елларда бакчадагы шартлар турында сөйләде.
– Сез менә шундый заманча шартларга туры килә торган бакчада тәрбияләнүегез белән тагын да бәхетлерәкләр, аның кадерен белегез, горурланыгыз,-диде ул балаларга мөрәҗәгать итеп.
Тамаша-бәйрәмдә элек елларда үткәрелә торган төрле уен күренешләре дә урын алган иде. Чара җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кичә барышында килгән кунаклар да, балалар да "Су алышы","Йөзек салыш" кебек уеннарда бик теләп катнаштылар, җыр-биюләр буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Бакчада тәрбияләнүче һәм “Җылы йорт” приютыннан килгән балалар да үзләре өйрәнгән шигырьләрен рәхәтләнеп өлкәннәргә сөйләделәр, уйнадылар, биеделәр.

Өлкәннәребез дә балалар янына “буш кул” белән килмәгәннәр - халкыбызның моңлы җырларын да, дәртлеләрен дә башкардылар. Шәфикъ Мөстәкимов та гармунда уйнап, өлкәннәрне, балаларны биетте дә, җырлатты да.
Соңыннан исә бакча мөдире Елена Нуретдинова өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, шундый матур йоланы искә төшерүләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.


- Олылар белән бергә балаларның биредә уйнап-биеп йөрүләре, шушы йоланы кызыксынып карап утырулары сөендерде, - диде ул һәм киләчәктә дә мондый очрашуларны дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев