Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр «Зур этнографик диктант» яздылар

“Зур этнографик диктант”та катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

 

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан районда “Зур этнографик диктант” акциясе узды.

“Зур этнографик диктант” акциясе беренче тапкыр 2016 елда үткәрелде. Оештыручылар булып Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Удмуртия Республикасының милли сәясәт Министрлыгы торган иде.

Этнографик диктант язуның максаты кешеләрнең илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарын җәлеп итүдән гыйбарәт.

Быел район үзәгендә этнографик диктант язу дүрт мәйданчыкта: район мәдәният йортында, “Созидание” яшьләр (яшүсмерләр) клубында һәм “Балалар иҗаты йорты”нда ике мәйданчыкта оештырылган иде.

45 минут дәвамында катнашучыларга 30 тест биремен үтәргә туры килде, аларның 20се гомумфедераль мәсьәләгә карый, һәм алар барлык катнашучылар өчен дә бердәм, ә 10 сорау региональ, ягъни һәр РФ субъекты өчен уникаль булды. Барлык биремнәрне үтәгән өчен җыярга мөмкин булган балларның гомуми суммасы 100 баллны тәшкил итте.

“Зур этнографик диктант” тәмамланганнан соң барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев