Чүпрәледә россиякүләм «Татар-мишәр сылуы - 2022» бәйгесе үтте
Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән мишәр сылулары катнашты.
Район мәдәният йортында росссиякүләм "Татар-мишәр сылуы - 2022" матурлык һәм талант бәйгесе узды. Чара Республика һәм Чүпрәле районы оешу көне кысаларында үтте.
Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән: Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районы Сафаҗай авылыннан Айсылу Абдулбярова, Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылыннан Ризилә Шрша, Мордовия Республикасы Ләмбрә районы үзәгеннән Регина Нарбекова, Татарстанның Алексеевск районының Урманасты Шонталасы авылыннан Ләйсән Нургатина, Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылыннан Айгөл Каюмова һәм Шланга авылыннан Ләйсән Нуретдинова көч сынаштылар.
Әйтергә кирәк, татар-мишәр халкының үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү максатыннан, ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы гранты нигезендә, әлеге бәйге Чүпрәле районында беренче тапкыр уздырылды.
Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров җылы сәламләде, ерак юлларны якын итеп килүләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде һәм аларга уңышлар теләде.
Бәйгедә татар-мишәр сылулары берничә бирем буенча көч сынаштылар. Аның беренчесе “Горур халкым” дип исемләнгән иде. Әлеге биремдә бәйгедә катнашучы кызларның һәркайсы үзенең чыгышында тарихны белүен күрсәтергә, туган теле, туган ягы һәм истәлекле вакыйгалары турында сөйләргә тиеш иде.
Бәйгенең икенче биреме исә “Тел ачкычы” дип исемләнгән иде. Безнең мишәр халкына тапкыр сүз, жор теллелек, зирәклек хас. Бәйгенең әлеге биремендә дә дә кызларыбыз югалып калмадылар, тулы итеп, мәгънәле җаваплары белән куандырдылар, үз фикерләрен дәлилләп, матур итеп җиткерә белү сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Безнең татар-мишәр халкы җыр-моңга, биюгә дә оста. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз да иҗади номерлар әзерләп килгәннәр иде һәм аларны мәртәбәле жюри һәм тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Бу бәйгенең чираттагы биреме иде һәм ул “Халкым хәзинәсе” дип аталды. Әлеге биремдә кызларыбыз мишәр халкына хас гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәттеләр. Әлеге биремне үтәүдә кызларыбызга алар белән бергә килгән фольклор ансамбльләре һәм төркемнәре ярдәм иттеләр.
Татар-мишәр халкы элек-электән матур, килешле, милли һәм зәвыклы итеп киенергә яраткан. Бәйгенең “Күркәм кием – тән зиннәте, күркәм холык – җан зиннәте” дип исемләнгән биремендә кызларыбызның мишәр костюмнарын, киемнәрен, аларның килеп чыгу тарихларын белүләре тикшерелде. Әлеге биремдә кызларыбыз рәхәтләнеп милли костюмнарны тәкъдим иттеләр, мишәр халкына хас булган киемнәрне килешле итеп киеп тә күрсәттеләр һәм жюрига, тамашачыларга костюмнары турында матур итеп аңлатып сөйләп тә бирделәр.
Бәйгенең бишенче биреме исә “Гаилә табыны” дип атала иде. Бу биремдә кызлар өйдә алдан пешереп әзерләп килгән үзләренең милли ризыкларын жюри игътибарына тәкъдим иттеләр һәм әлеге ризыкларны пешерү серләре белән дә уртаклаштылар.
Соңгы бирем исә “Чулпы чылтыравы – мәхәббәт тавышы” дип исемләнгән иде. Биредә кызларыбыз оештыручылар тәкъдим иткән һөнәри эшчәнлектә, яңа стильдә ясалган милли киемнәрне күрсәттеләр. Соңгы елларда заманча киемгә милли элементлар кушу модага керде: купшы милли орнаментлы алка-муенсалар, чигүләр, калфак-түбәтәйләр һәм башкалар. Кызларыбызның милли киемнәрендә дә алар чагылыш тапкан иде.
Чара район мәдәният йорты артистларының чыгышлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Бәйге ахырында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чүпрәле территориаль бүлеге советы рәисе Айрат Җәлалов бәйгедә катнашучы татар-мишәр сылуларына һәм алар белән бергә килгән фольклор ансамбльләренә һәм төркемнәренә олы рәхмәтләрен җиткерде. Аннан соң ул Түбән Новгород өлкәсенең Пильнә районы Красногорск авыл мәдәният йортының “Сафаҗай чишмәләре” фольклор ансамбленә (җитәкчесе Венера Измаилова), Мордовия Республикасы Ләмбрә районы “Алмаз” мәдәни-спорт үзәгенең “Мирас” фольклор ансамбленә (җитәкчесе Әлфия Максимова), Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шонталасы авылының “Рәйхан” ансамбленә (җитәкчесе Земфира Вәлиева), Чувашия Республикасы Батыр районы Шыгырдан авылының “Ялкын” фольклор төркеме (җитәкчесе Миндания Якушева), Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршындагы “Сөмбелә” татар халык ансамбленә (җитәкчесе Рамил Абдракипов) һәм Шланга авылы “Гөлҗамал” фольклор төркеменә (җитәкчесе Шәмсия Алимова), Иске Чүпрәле авылының “Яз нуры” балалар вокал ансамбленә (җитәкчесе Ландыш Сабирҗанова), “Таң” халык җыр һәм бию ансамбленә (җитәкчесе Лилия Җамалетдинова), “Яшьлек” халык бию төркеменә (җитәкчесе Ольга Ефремова), “Мишәрләр” балалар фольклор-этнографик ансамбленә (җитәкчеләре Ольга Ефремова һәм Рәйнә Бахитова) “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чүпрәле территориаль бүлеге советы рәисенең Рәхмәт хатын, милли мәдәниятне саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен “Мишәрләр” балалар фольклор-этнографик ансамбленә (җитәкчесе Ольга Ефремова) Татарстан халыклары ассамблеясының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районының Шланга авылыннан Ләйсән Нуретдинова 1нче Россиякүләм “Мишәр сылуы – 2022” матурлык бәйгесендә лаеклы 1нче урынны яулады һәм “Татар-мишәр сылуы – 2022”http://chuprale-online.ru/admin/photos/394/edit титулына лаек булды, Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы сылуы Ризилә Шрша 2 нче урынга лаек дип табылды.
Айсылу Абдулбярова (Түбән Новгород, Пильнә районы, Сафаҗай авылы) “Туган як энҗесе” номинациясендә, Ләйсән Нургатина (Алексеевск районы, Урманасты Шонталасы авылы) “Зирәклекне саклаучы” номинациясендә, Айгөл Каюмова (районның Иске Шәйморза авылыннан) “Иҗат чишмәсе” номинациясендә, Регина Нарбекова (Мордовия Республикасы, Ләмбрә районы) “Рухи хәзинә” номинациясендә җиңү яуладылар.
Бәйгедә катнашучы мишәр сылуларын бүләкләү тантанасы “Чүпрәле” паркында үтте. Район башлыгы Марат Гафаров мишәр гүзәлләренә Дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Аннан соң республика һәм Чүпрәле районы оешу көненә багышланган бәйрәм чарасын татар һәм чуваш эстрадасы артистлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Денис Павлов һәм Ульяна дәвам иттеләр. Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев