Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә яңа буын артистлар үсә

Район мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары укучылары сәхнәдә театральләштерелгән тамаша күрсәтү буенча ярыштылар.

Конкурс 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узды. Муниципаль бәйге Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына да багышланды. 

Бәйгесе талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук, сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын һәм фидакарьлеген мәңгеләштерүне күздә тота.

Март аенда исә муниципаль бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабына 26 мәктәптән видеороликлар тәкъдим ителгән иде. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча жюри 7 финалистны билгеләде.

Алар: Иске Шәйморза, Зур Чынлы, Шланга, Хорновар-Шигали, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең, Чуваш Бизнәсе, Иске Дуван башлангыч мәктәп-балалар бакчаларының башлангыч сыйныф укучылары. Финалистларның чыгышын карарга сугышчы-интернационалистлар Радик Асадуллин, Николай Быков һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Ягашкин да чакырылган иде.

Тамаша 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучыларының «Сугыш башы» сәхнә куелышы белән башланып китте. Иске Шәйморза урта мәктәбе укучыларының «Чын рус аюы» театраль куелышы белән дәвам итте. 

Сәхнәдә сугыш чоры картиналары җанланды, сугыш еллары җырлары яңгырады. 
Җиде коллектив та чарага бик җитди әзерләнгәннәр. Һәр коллективның чыгышы җюриның югары бәясенә лаек булды.

Нәтиҗәләр буенча Шланга урта мәктәбе, Чуваш Бинәсе һәм Иске Дуван башлангыч мәктәп-балалар бакчалары укучылары—3 нче, 1 санлы Иске Чүпрәле, Зур Чынлы һәм Хорновар-Шигали урта мәктәпләре 2 нче урыннарны яуладылар. Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары коллективы җиңүче дип табылды. Аларга Грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев