Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Тилчә (ящур) нәрсә ул?

Соңгы вакытта тилчә (ящур) авыруы турында күп сөйлиләр.

Тилчә (ящур)  авыруы эре терлекне, шулай ук, дуңгызларны, сарыкларны, кәҗәләрне һәм башка тояклы хайваннарны зарарлый торган көчле вируслы авыру. Авыруның билгеләре хакында “Чүпрәле районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рәсим Низамов сөйли.

–Авыру интоксикация, авыз һәм борын куышлыгының лайлалы тышчалары, шулай ук, бармак ара җыерчыклары һәм тиресе зарарлануы белән характерлана. Инкубация чоры, малның яшенә һәм иммунитетына карап, 2-12 тәүлек, ешрак - 3-4 тәүлеккү сузыла,- ди Рәсим Низамов.–Авыруны китереп чыгаручылар булып чирле хайваннар һәм вирус йөртүчеләр санала.

Йоктыру факторлары

–Авыру хайваннарның бүлендекләре (төкерек, сөт, сидек, тизәк), азык, су, түшәк, карау әйберләре, кешеләрнең кием-салымнары һәм аяк киемнәре, чирле хайваннарның бүлендекләре белән пычранган транспорт чаралары, авыру хайваннардан алынган азык-төлек һәм чимал.

Билгеләре

–Терлекләр азыктан баш тарта, күшәү күләме кими, тән температурасы +40-41°С ка кадәр күтәрелә, йөрәк тибеше тизләнә, сулыш ешая, 1-2 тәүлектән соң хайваннарның телләрендә һәм авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тояклар арасында, сыерларда җиленендә сыекчалы куыкчыклар барлыкка килә, тагын 1-2 тәүлектән соң куыкчыклар ярыла, аның урынында эрозия участоклары барлыкка килә,  хайваннарның төкерекләре мул ага, күбек хасил була.

Тиешле дәвалау узган вакытта малларның савыгуы, гадәттә, 10 көн эчендә башлана, әмма күпчелек очракта үлем белән тәмамлана.

Киңәш

Ящур авыруына шик туган очракта кичекмәстән, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыру расланганда карантин кертелә. Эпизоотик учакта биналар дезинфекцияләнә, сөт юк ителә, тирес зарарсызландырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев