Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Спартакиада иң көчле чаңгычыларны ачыклады

Чаңгы базасы территориясендә 2025-2026 уку елында район укучылары Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.

Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов билгеләп үткәнчә, ярыш йомгаклары ГТО нәтиҗәләренә кертеләчәк.

Ярышлар төрле яшь категорияләре буенча, кызлар һәм егетләр арасында аерым узды.Соңында призерларга Грамоталар, бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды.

Командалар арасында 1 урынны Яңа Уби мәктәбе чаңгычылары командасы яулады, 2 урын – Чуваш Чүпрәле урта мәктәбе командасына, 3 урын Хорновар-Шигалы урта мәктәбе командасына бирелде, аларга  Грамоталар һәм 1, 2, 3 дәрәҗә кубоклар тапшырылды.

Ярышларга федерациянең чаңгы филиалы җитәкчесе Нияз Дамаевның иганәчелек итте.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы “Россия спорты” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев