Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бирү тәртибе
Республикада шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга акчалата ярдәм бирәләр.
Бүгенге көндә районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны 3500ләп башны тәшкил итә. Мал-туар асрау өчен нинди чаралар гамәлдә булуы һәм аларда кемнәр катнаша алуы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов аңлатма бирде.
–Республикада шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга акчалата ярдәм бирәләр. Документлар “Минем субсидияләр” (“Мои субсидии”) системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Агымдагы елның 20 апреленнән 4 маена кадәр шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары, атлар, кәҗәләр һәм сарыклар асраучыларга дәүләттән субсидия бирүнең беренче туры узды. 17 июньнән 28 июньгә кадәр исә субсидияләргә гаризалар тапшыруның икенче сайлап алу туры үткәрелде,-дип белдерде Тәлгать Халитов.
Ярдәм нигезендә савым сыерларга– 6300 сум, бер яшьтән зуррак булган сарыклар һәм ана кәҗәләргә– 1000 сум, 3 яшьтән зуррак бия өчен 5000 сум субсидия бирү каралган.
Шулай ук, сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү өчен дәүләттән 8 сыердан исәпләнгән фермага –1 млн., 5 сыерга исәпләнгән ферма төзү өчен 500 мең сум ярдәм бирелә.
Безнең районда беренче сайлап алу турында бер шәхси ярдәмче хуҗалык мини-ферма төзү өчен 1 млн. сум ярдәм алган. Шулай ук, 2026 елда үгезләр сатып алуга яңа төр субсидия каралган, сатып алынган үгезләргә документлар булганда, аларның һәр башына 35 мең сумга кадәр кайтарыла (әмма ярдәм суммасы субсидия чыгымнарның 50 процентыннан да артмаячак), районда бер шәхси ярдәмче хуҗалык әлеге субсидияне 10 башка 150 мең сум күләмендә алган да инде.
Төзелеш гариза бирелгән вакыттан 24 айдан да иртәрәк башланмаган булырга тиеш. Субсидия алганнан соң ферманы төзүне ярты ел эчендә төгәлләргә һәм файдалануга тапшырырга, аннары терлекләр санын арттырырга кирәк. Сыерлар санын кимендә биш ел буе сакларга кирәк.
Ярдәм итүнең барлык программалары өчен бердәм таләпләр:
–Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлеге булу;
–Электрон хуҗалык кенәгәсендә теркәлү;
–Салымнар һәм банкротлык процедурасы буенча бурычлар булмау.
–Салымнар һәм башка түләүләр белән проблемалар булмау.
Җитәкче әйтүенчә, субсидиягә документлар туплап җибәргәндә шәхси хуҗалыклар башлыклары күп хаталар ясый.
–Шуңа да өченче сайлап алу турында документлар тапшырганда бик игътибарлы булу таләп ителә һәм бу эшне авыл җирлекләре белән бергәлектә эшләү сорала,-дип киңәшләрен бирә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев