Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Район суд приставлары җитәкчесе Рамил Кәлимуллин: контракт төзедеңме — бурычың калмый

Район суд пристав-башкаручылары тарафыннан 2024 елда 4609 башкарма эш каралган

Райондагы суд приставлары җитәкчесе Рамил Кәлимуллин белән әңгәмә кордык

— Рамиль Ильмирович, суд приставларының эше бурычны түләттерү буенча суд карарын үтәтү икәнлеген барыбыз да беләбез. Бурычлылар яки акча түләмәүне судка кадәр җиткергәннәр белән эш итү җиңел түгелдер... 

— Әйе, бурычларның төрле төрләре белән эш итәбез. Гражданнарның бер-берсеннән алган бурычлары бар, кредит, займнарны түләмәү очраклары да күп. Алиментлар, яшәеш-көнкүреш эшләре, мал-мөлкәт белән бәйле бурычларны түләттерү турындагы суд чыгарган карарларны җиренә җиткерәбез. Коллективыбыздагы 2 кеше шушы төр эшләр белән шөгыльләнә. 

Үткән 2024 ел дәвамында, мәсәлән, 4296 башкарма производство кузгатылды. Барлыгы, үткән елдан калганнарын да кертеп, 4609 башкарма производство тәмамланды.

— Бурычлы кешегә әҗәтен кайтару өчен ничә көн вакыт бирәсез?

— Закон нигезендә, ирекле рәвештә бурычны кайтару өчен 5 көн вакыт каралган. Бу хакта искәртү хаты кешенең кулына тапшырыла. Хәзер ярдәмгә «Дәүләт хезмәтләре» электрон порталы да килә. Кешегә хат барып җиткәнче аның бурычы анда күренә. 5 көн эчендә әҗәтен түләмәсә штраф салына. Штраф суммасы физик затларга- 1000 сумнан, юридик затларга 10000 сумнан башлана.
30000 сумнан күбрәк әҗәте булганнар, аны ирекле рәвештә түләмәсәләр, аларга чит илләргә юл ябыла. Шулай ук, бурычлы кеше мөлкәтен дә терки алмый. Булган мөлкәтенә дә арест салына.

— Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен аерым шартлар бар, һәрхәлдә?..

-Әйе, махсус хәрби операциядә катнашучының яисә аның тормыш иптәшенең 10 миллион сумга кадәрге кредит буенча бурычы бетерелә ала. Әмма шуны да билгеләп үтим: махсус хәрби операциядә катнашу өчен килешүнең 2024 елның 1 декабреннән соң, кимендә бер ел вакытка, төзелгән булуы шарт. 
Закон алимент буенча бурычларны каплауга, шулай ук сүз кеше гомеренә яки сәламәтлегенә, туендыручының вафат булуын да кертеп, зыянны каплау турында барганда һәм коррупцион хокук бозулар кылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөлкәт рәвешендәге таләпләргә кагылмый.

— Әлеге хокуктан файдалану өчен нинди документлар әзерләргә кирәк?

— Бурычларны бетерү турындагы гаризаны, барлык таләп ителгән документлар белән бергә теркәп, якындагы суд приставлары бүлегенә хәрби үзе алып барып биреп яисә дистанцион юл белән — Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында ачылган шәхси кабинет аша тапшыра ала. Гаризага бер ел һәм аннан күбрәк вакытка хәрби хезмәт узу турындагы килешүнең, паспортның, хатынының әҗәте буенча эш каралган очракта өстәмә рәвештә язылышу турындагы таныклыкның да күчермәсен теркәргә кирәк. 

Махсус хәрби операция зонасында булып яисә җитди сәбәпләр белән суд приставларына үзе мөрәҗәгать итә алмаса, гаризаны аның якын туганнары бирә ала. 

Тиешле документларның барысы да тәкъдим ителгән вакытта гаризалар бер тәүлек эчендә карала.

— Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен тагын нинди ярдәм чаралары каралган? 

— Башкару җыемын түләүдән азат итү өчен нигезләр киңәйтелде. Әгәр гражданин-бурычлы РФ Кораллы Көчләре, башка гаскәрләр, хәрби формиро­ваниеләр һәм органнар сос­тавында хәрби хәрәкәтләрдә, тер­рорчылыкка каршы операция үткәрүдә катнашса; РФ Хәрби Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылса; махсус хәрби операциядә катнашса; махсус хәрби операция зонасына якын урыннарда РФ иминлеген тәэмин итү буенча бурычларны турыдан-туры үтәүче федераль иминлек хезмәте органнарының хәрби хезмәткәре булып торса; илкүләм гвардия гаскәрләренең хәрби хезмәткәре яки полицейский, махсус хәрби операция зонасына якын урыннарда федераль иминлек хезмәте органнарына ярдәм итүче эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булып торса, аңа карата башкарма производство кузгатылган булса, аны түләттермәячәкләр.

— Безнең районда әлеге законга нигезләнеп башкарылган эшләр бармы?

-Әйе, бар. Әлеге закон нигезендә безнең Чүпрәле районыннан 5 кешенең бурычлары буенча эшләре ябылды.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рамиль Ильмирович. Суд приставлары-башкаручыларының эшләре азрак булуын, моның өчен халкыбызга бурычсыз яшәүләрне телибез.

Белешмә

Суд пристав- башкару белән бәйле сораулар килеп чыкканда Иске Чүпрәле авылы, Техническая урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан район суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә яисә 8(84375) 2-28-92 телефон номерына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев