Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Повилика - үсемлекләрнең 200дән артык төрен зарарлаучы паразит чүп үләне

Аның хакында Татарстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзаров сөйли.

- Повилика зарарлы булуы белән аерылып тора. Культураларда яшәп, алардан органик һәм неорганик туклыклы матдәләрен ала, үсешен тоткарлый; нәтиҗәдә уңышның сыйфаты начарая: җимешләрдәге шикәр күләме һәм күпьеллык культураларның кышка чыдамлыгы кими, шулай ук техник культураларның җепселләренең сыйфаты кими. Повиликалы азык хайваннар өчен агулы. Повилика составына кергән токсик алкалоидлар бик көчле агулануга, ә кайчакта хайваннарның үлеменә китерергә мөмкин. Моннан тыш, повилика күп кенә вируслы авыруларны таратучы булып та тора. Аннан чистартылмаган азык үләннәре күгәрек белән каплана һәм начар кибә,-ди Раил Әбүзаров.

Таралу юллары: повилика орлык, азык-төлек һәм фураж бөртеге, печән һәм үсемлек калдыклары, чәчәкләре, сабаклары, үсентеләр һәм туфрак, дару чималы һәм транспорт белән кертелә.

Повиликаның таралуына түбәндәгеләр дә ярдәм итә:

• тикшерелмәгән утырту материалын чәчү, чөнки орлыклар янына повиликаның орлыгы да эләгергә мөмкин;

• чүп үләне орлыклары эләккән тиресне ашлама сыйфатында куллану;

• туфракны тиешенчә эшкәртмәү.

Повилика белән ничек көрәшергә?

1. Агротехник ысуллар (иң нәтиҗәлеләре):

• туфракны тирәнтен сөрү (30 см га) — орлыкларны шытып чыкмый торган тирәнлеккә күчерә;

• “кара пар" - шытымнарны даими юкка чыгарып, бер елга участокны кулланмый тору;

• тотрыклы культуралар (солы, бодай, көнбагыш, кабак культуралары) чәчү;

• юк итү — шытымнарга мул су сибү, аннары аларны юкка чыгару (механик рәвештә яки гербицидлар ярдәмендә).

2. Механик ысуллар:

• чәчәк атканчы үсемлекләрнең зарарланган өлешләрен яисә үсемлекне кул белән алып ташлау;

• повиликаны җир ягалтын чаптыру;

• чапкан повиликаны яндыру (кабат тамыр җибәрмәсен өчен).

3. Химик ысуллар (гербицидлар):

• туфрак гербицидлары (ацетохлор нигезендә, мәсәлән, «Харнес», «Трофи») — чәчкәнче яисә шытып чыкканчы кулланыла;

• тоташ гербицидлар белән эшкәртү.

Профилактика:

• Орлык материалын чистарту: культуралар орлыкларын җентекләп тикшерү һәм повилика орлыкларыннан чистарту.

• Техниканы чистарту: авыл хуҗалыгы машиналарын повиликалы җирләрдә эшләгәннән соң чистарту.

• Янган тирес куллану: янмаган тирестә повилика орлыклары тереклек сәләтен саклый.

- Повилика яисә башка чүп үләннәре табылган очракта, агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалына Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне яисә 8 (843) 277-69-26 номерына шалтыратуыгызны сорыйбыз,-ди Раил Әбүзаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев