Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Питбайк — куркыныч техника

Яз җитү белән юлларда мотоцикл, скутер кебек техникалар күренә башлый. Күпчелегендә аларны яшүсмерләр идарә итә.

Ярый әле йөртү таныклыклары булса...

Питбайкларда җилдерүяе яшьләр бу шөгылъдән кызык тапсалар да, гомерләрен куркыныч астына куюларын аңлап бетермиләр.

— Питбайк уенчык түгел һәм ул җитди җәрәхәтләргә, фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин,-диләр район ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе дә балалар өчен питбайклар сатып алу куркыныч булуы турында кисәтә.
Юлларда бәхетсезлек очракларын һәм фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, автоинспекторлар балигъ булмаганнар өчен мондый төр техниканы сатып алмаска чакыра.

Шуны да әйтергә кирәк, 16 яше тулмаган яшүсмерләр питбайкларда йөри икән, аларның әти-әниләре административ җаваплылыкка тартылачак. Бала белән уку урыннарында профилактик сөйләшүләр алып барылачак. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан да чара күреләчәк.

— Республикада скутер, питбайклар белән бәйле юл һәлакәтләре барыбызны да борчый. Балага мондый тип транспорт чарасы алып бирү — зур ялгышлык. Күптән түгел Лаеш районында шундый тип транспорт чарасы белән бәрелеп бер бала һәлак булган, берсе яраланган. Безнең районда мондый төрдәге техникалар белән фаҗигаләр теркәлмәсә дә, саклану зарур,-ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев