Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Орлык сатып алганда киңәшләр

Кышның соңгы ае – февральгә дә аяк бастык. Тиздән бакчачылар орлык сатып ала, язгы эшләргә әзерләнә башлый.

Бу уңайдан “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раиль Әбүзаров, уңыш өметләрне акласын өчен, орлыклар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлата.

–Орлыкларны һәм барлык утырту материалын сатып алганда барыннан да элек, төргәккә төшерелгән мәгълүматны игътибар белән өйрәнергә, авыл хуҗалыгы үсемлекләренең файдалануга кертелгән сортлары һәм гибридларының дәүләт реестрында сортлар теркәлгәнме-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Мәгълүматлар турында https://gossortrf.ru/registry/ сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыклары партияләрен сату аның сорты, килеп чыгышы һәм сыйфаты турында мәгълүмат булганда гамәлгә ашырыла. Әлеге белешмәләр төргәктә һәм озату документларында була. Орлыкның сыйфатына шик туган очракта, сез тиешле мәгълүматны соратып алырга хокуклы.

Тулырак мәгълүмат алу өчен “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а, шулай ук, 8 (843) 277-69-26 телефоны буенча, яисә shn.tatarstan.ru. сылтамасы аша идарә сайтына кереп тә белешә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев