Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Мөстәким Сафин–“Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы

Агымдагы елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң алдынгы механизаторларының берсе буларак, Мөстәким Сафин төрле елларда хуҗалык, район җитәкчелеге һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек була. Агымдагы елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде.

Мөстәким Сафин Зур Чынлы авылында, Мәрьям апа һәм Әнвәр абыйның биш балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Әнвәр агай гомере буе “Ирек” колхозында тракторчы, ферма мөдире, бригадир кебек эшләрдә хезмәт куйган, әнисе Мәрьям апа да колхоз кырларында чөгендер иккән.

“Гаиләсендә ни күрсә, очканында шул була”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Мөстәким Сафинның да авыл тормышына, хезмәтенә мәхәббәте гаиләсеннән күчә. Мәктәптә  укыган елларында ук ул тракторчы һөнәрен үзләштерә, аннан райондагы ДОСААФта укып, шофер таныклыгы ала. 1977-79 елларда  хезмәт юлын “Ирек” колхозында тракторчы булып башлый.

Аннан ике ел армия хезмәте. Хәрби хезмәтне ул Забайкалье якларында үтә. Армиядән соң туган авылына кайта һәм шунда төпләнеп тә кала.

Механизаторларның эше җиңелләрдән түгел. Эш нәтиҗәсе техника торышына да бәйле. Күп еллар хезмәт кую дәверендә аңа “Т-150”, “ДТ-75”, “МТЗ-82” тракторларында да эшләргә туры килә. Колхозлар бетеп, агрофирмалар оешкач исә Мөстәким Әнвәр улы “КСК-100” тракторына утырып, агрофирма филиалларында малларга азык тапата. Әлеге хезмәтне ул 12 ел дәвамында, тел-теш тидермәслек итеп башкара.

Авылда  “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы оешкач, Мөстәким Әнвәр улы биредә эшли башлый. “К-700” маркалы тракторы белән Мөстәким иртә яздан ук чәчүдә, культивацияләүдә, тырмалауда катнаша. Бүгенге көндә дә, лаеклы ялда булуына карамастан, хезмәттәшләре белән бер сафта.

Мөстәким Әнвәр улының тормыш иптәше Рәмзия ханым белән  ике бала тәрбияләп үстерәләр, югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Балалары инде үзләре дә гаиләлеләр, әти-әниләрен оныклар белән дә сөендергәннәр.

–Эшемне күрә, бәяли белгән җитәкчегә рәхмәттән башка сүзем юк,-ди уңган тракторчы Мөстәким Сафин.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев