Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Машина тәгәрмәчендәге кышкы резинаны кайчан алмаштырырга?

Быел кыш җылы булу сәбәпле, автомобильчеләрнең күбесе җәйге резинага күчү турында уйлана башлаган.

Бу эштә иң мөһиме — ашыкмаска. Язгы һаваны алдан фаразлап булмый. Теләсә кайсы вакытта кояш һәм җылылык кар һәм кырау белән алышынырга мөмкин.

Автоэкспертларның күбесе резинаны алмаштырмый торырга киңәш итә. Аеруча иртән һәм кичен юлга чыгучыларга сак булырга кирәк. Шуңа күрә шиналарны бары тик апрель башында гына алмаштырырга киңәш ителә.

Машина тәгәрмәчен кышкыдан җәйгегә алмаштыру өчен идеаль момент уртача тәүлеклек (көндезге түгел!) температура +7°С тан югарырак булганда, дип киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев