Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Мал өчен хуҗасы җаваплы

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә авыл хуҗалыгы хайваннарын асрау кагыйдәләрен бозу фактлары, аларга планлы ветеринария чараларыннан баш тарту буенча мөрәҗәгатьләр килә.

Бу турыда безгә “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова хәбәр итә.

–Планлы ветеринария чараларын үткәрүдән баш тарту куркыныч авырулар чыганаклары барлыкка китерергә мөмкин. Бу үз чиратында кешеләрнең дә иминлегенә, сәламәтлегенә зыян  китерергә мөмкин,-ди бу уңайдан Гөлнара Ринат кызы. –Моңа юл куймас өчен эпизоотиягә каршы чаралар үткәрергә кирәк. Ветеринария законнарын бозган өчен мал хуҗасына административ җаваплылык каралган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм фермаларга күп авырулар чирле яисә вирус йөртүче хайваннар (шул исәптән кыргыйлар) белән контактта, көтүлек вакытында, су эчергәндә, йогышлы азык, су белән контактта булганда, авыру хайваннардан алынган сөт кулланганда, шулай ук, авыру хайваннарны суйгач, аларның продуктларын кулланганда яный.

Закон нигезендә терлекләрнең сәламәтлеге, аларны тоту һәм куллану өчен – аларның хуҗалары, ә ветеринария-санитария ягыннан куркынычсыз булган терлекчелек продуктлары өчен – бу продуктларны җитештерүчеләр җаваплы.

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хуҗалык итүче субъектлардан һәм гражданнардан терлекләрне профилактикалау һәм эпизоотиягә каршы планлы ветеринария чараларын уздыруга җитди каруны сорый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев