«Мәктәп футбол лигасы» республика ярышының муниципаль этабы узды
«Мәктәп футбол лигасы»
Чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан үткәрелде.
Беренче көнне, 2011-2012 елларда туган малайлар катнашында үткән ярышларда Хорновар-Шигали, Яңа Элмәле, Алешкин-Саплык, Зур Аксу, 1 санлы Иске Чүпрәле, Кече Чынлы урта мәктәпләре һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицее командалары катнашты. Бу көнне 1, 2, 3 урыннарны Яңа Элмәле, 1 санлы Иске Чүпрәле һәм Зур Аксу урта мәктәпләре командалары алды.
2013-2014 елларда туган малайлар арасында үткән ярышларда 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе командасы — 1, Чуваш Чүпрәлесе — 2, Алешкин-Саплык мәктәбе 3 урынны яулады.
Өченче көнне 2011-2012 елларда туган кызлар командалары арасында Зур Аксу урта мәктәбенең кызлар командасы 1 урынга, Алешкин-Саплык — 2 урынга, Яңа Элмәле урта мәктәбе командасы 3 урынга лаек дип табылды.
1, 2, 3 урыннарны яулаган барлык командаларга Грамоталар тапшырылды. 1 урынны яулаган өч команда «Мәктәп футбол лигасы» ярышларының зона этабында район данын яклаячак.
Футбол буенча ярышлар вакытында ГТО мобиль мәйданчыгы да эшләде. Исегезгә төшерәбез, ВФСК ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев