Казан ярминкәләрендә чүпрәлеләр тарафыннан 27 млн. сумлык продукция сатылган
Авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур
Соңгы берничә ел дәвамында башкалабыз Казан шәһәрендә яз-көз авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү матур гадәткә әверелде. Чүпрәлеләр анда үз продукцияләре белән Киров районының Батыршин урамында урнашкан мәйданчыкта сату итәләр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов белдерүенчә, ярминкә сәүдәсендә катнашучылар тырышлыгы белән шәһәр халкына үткән ел 97 тонна бәрәңге, 44 тоннадан артык яшелчә, 18 тонна алма, 22 тонна сыер ите, 65 тонна ашлык, 15 тонна сөт һәм башка бик күп продукция тәкъдим ителгән.
—Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур. Беренчедән, продукция арзан бәядән тәкъдим ителә, икенчедән — сыйфатлы,-ди Тәлгать Халитов.
Җитәкче ярминкәләрдә халык тарафыннан популярлык казанган хуҗалыкларны да атады. «Башкала халкы, аеруча «Дуван бакчалары» кооперативы (җитәкчесе Альфред Хәйруллин) үстергән җиләк-җимешләрне, аннан әзерләгән кайнатмаларны бик яратып алды, «Исток» авыл хуҗалыгы кооперативы (Айрат Усманов) җитештергән сөт-май продукциясе дә югары бәяләнде. «Хлебозавод» тарафыннан икмәк-булка эшләнмәләренә дә ихтыяҗ зур булды«,-ди ул.
Ярминкәләрне үткәрүдә авыл җирлекләре башлыклары да зур оешканлык күрсәткән. Җирлекләрдә үз эшчәнлеген алып баручы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның продукциясе дә санаулы сәгатьләрдә сатылган.
—Ярминкәләрдә актив катнашканнары өчен «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровка, шәхси эшмәкәрләр Марс Хәйретдиновка, Фәнил Җәббаровка, Ильмас Насыйбуллинга, шәхси хуҗалыклар башлыклары Марат Исхаковка, Илдар Шәрәфетдиновка, Айрат Салиховка рәхмәтләр әйтәсем килә. Өлкәннәрне кайнар чәй, коймак, камыр ризыклары белән сыйлау да күркәм традициягә әверелде. Бу эшне районыбызның мәгариф бүлеге, мәктәпләр оештырды. Мәдәният хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләргә яхшы кәеф бүләк итте. Бу уңайдан бик күп җылы сүзләр ишеттек,-ди Тәлгать Халитов.
Районкүләмендә Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярминкәдә дә аграрчылар 5 млн. сумлык продукция тәкъдим иткәннәр, барлыгы 43 берәмлек техника катнашкан.
"Март аеннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре янә старт алачак, ул апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк",-дип белдерде җитәкче.
Дәвам итеп
Үткән 2025 елда республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанның 14 мәйданчыгында уздырылган. 2025 ел йомгаклары буенча бу өч язгы һәм сигез көзге ярминкә атнасы булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев