Иске Чүпрәле авылында яшәүче Олеся Портнова — дүрт ир бала әнисе
Балалары — яшәү мәгънәсе
Халык телендә «Дачный» дип аталган поселокта яшиләр алар. Ипотека алып, яңа өй төзегәннәр.
— Үзем дә дүрт балалы гаиләдә үстем, иң кечкенәсе идем. Балаларымның да бертуганнары күп булсын, ялгызлык хис итмәсеннәр дип теләдем. Тормышта бер-берсенә иптәш һәм терәк булачаклар,-ди әни кеше.
Шул ук вакытта Олеся Анатольевна балалары өчен «әти» дә, «әни» дә. Кыенлыкларны, шатлыкларн бергәләп кичәләр алар. Дөрес, әти-әнисе, туганнары, хәлләреннән килгәнчә, ярдәм итәләр.
Олеся үзе дә бик уңган. Янгын куркынычсызлыгы белән шөгыльләнүче «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» (ВДПО) иҗтимагый оешмасында хезмәт куя ул.
Олы улы Илья Чабаксар шәһәрендә, техникумда белем ала. Игорь әлегә мәктәптә укый. Ул рәсем ясарга ярата, район үзәгендәге балалар иҗат йортына йөри. Яшел Үзән шәһәрендәге «Доверие» реабилитацияләү үзәгендә сәламәтлеген ныгыту вакытында рәсем ясау буенча конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган.
Өченче улы Игнат исә Иске Чүпрәле күп профильле лицеенда, 2нче сыйныфта белем ала. Игнат спортны үз итә, шахмат уйный. Кече улы Егорга 5 яшь, ул «Әкият» балалар бакчасына йөри. Ул да бик кызыксынучан, язарга, буярга ярата.
— Мин үзем дә рәсем ясарга ярата идем. Улларым да миңа охшаган,- ди Олеся.
— «Әни» дигән сүзне ишетү, бу дөньяда иң кирәкле кеше булуыңны тоеп яшәү — зур бәхет! Ана булу тәмен һәр хатын-кызга тоярга язсын,- ди Олеся.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев