Иске Чүпрәле авылында гомер итүче тыл ветераны Фәсәхатбану кызы Хамзинага-96 яшь
Тыл һәм хезмәт ветеранына котлау хатлары, бүләкләр тапшырдылар.
Хөрмәтле ветеранны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов килде. Тыл һәм хезмәт ветеранына котлау хатлары, бүләкләр тапшырдылар. 100 яшькәчә дә яшәргә насыйп булсын, дип теләделәр.
Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән Фәсәхатбану апа Хамзинаның гомере сәүдә өлкәсендә уза, лаеклы ялга чыккач та әлеге системада ул берничә ел эшләвен дәвам итә.
–Гомерем буе район кулланучылар системасында эшләдем, эшемне бик яраттым,-дип сөйли Фәсәхатбану апа.
Тормыш иптәше Адельҗан абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул үз өендә ялгызы гына яши, йортын ташлап, балалары янына күченергә теләми. Олы яшьтә, әмма хәтере бик әйбәт, телевизор карый, хоккей ярата.
–Балаларыма рәхмәтлемен, булышып торалар, һәрвакыт янымда, - Фәсәхатбану апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев