Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иосиф Кукушкин: Диспансер тикшерүен үткәрү – мөһим чараларның берсе

«Сәламәтлек саклау» милли проекты районда актив рәвештә тормышка ашырыла

2025 ел медицина хезмәткәрләре өчен нинди булган, район сәламәтлек саклау системасын ниләр көтә? Бу турыда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Иосиф Кукушкин белән әңгәмә кордык.

–Иосиф Виссарионович, бүгенге көндә бар җирдә дә кадрлар кытлыгы – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Район халкының сәламәтлеге сагындагы кадрлар белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә?

–Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 36 табиб хезмәт куя. Урта медицина хезмәткәрләре–194, кече медицина персоналы – 18 кеше. Кадрлар белән тәэмин итү эше һәр елда да алып барыла. Үткән ел, “Земство докторы/ Земство фельдшеры" социаль ярдәм чаралары программасын гамәлгә ашыру кысаларында участок табибы терапевты, өч фельдшер җәлеп ителде.

–Хастаханәдә халыкны диспансерлаштыру эше ничек куелган?

–Диспансер тикшерүен үткәрү – ул мөһим чараларның берсе. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча сәламәтлекнең өч төркеме билгеләнә. Бу табибларга ачыкланган авыруларны алга таба күзәтергә һәм профилактикалауны планлаштырырга ярдәм итә.

Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр кысаларында үткән ел 283 кешедә төрле катлаулы авырулар барлыгы ачыкланды. Төгәлрәк итеп әйткәндә: кан әйләнеше системасы авырулары – 69, яман шеш – 12, шикәр чире – 12, ашкайнату органнары авырулары – 44, башка төр авырулар –146 очрак теркәлде.

Үткән елда район үзәк хастаханәсендә барлыгы 4353 кеше диспансер күзәтүе үткән. Профилактик медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча 418 кеше сәламәтлек буенча беренче төркемгә, 2780 кеше – икенче төркемгә, 5075 кеше –өченче төркемгә билгеләнде.

–Флюорография күзәтүе, авыруларны ачыклауда аның әһәмияте турында да сөйләп үтегез әле...

–Кызганыч, күпләр флюорография узуны кирәк дип тапмый. Әмма әлеге тикшерүне үтүдән баш тартып, пациент киресенчә, сәламәтлеген куркыныч астына куя. Флюорография күзәтүе үз чиратында кешедә яшерен чирләрне ачыкларга ярдәм итә. Үткән ел флюорографик тикшеренүне районда 13129 кеше үткән. Аның нәтиҗәсендә 4 туберкулез очрагы, яман шешнең 4 очрагы, сулыш органнарының специфик булмаган авырулары –35, башка патологияләрнең 14 очрагы ачыкланды. Райондашларыбыз флюорографияне үз вакытында үтсеннәр иде, дигән теләктә калам.

–Белүебезчә, хәзер район үзәк хастаханәсендә маммография, колоноскопия кебек тикшерүләр дә узарга мөмкин.

–Әйе, әлеге процедураларны үтү өчен хастаханәдә барлык мөмкинлекләр дә бар. 2025 елда 1604 хатын-кызга маммография тикшерүе үткәрелгән, сөт бизләрендә яман шешнең сигез очрагы ачыкланган.

Ел дәвамында, шулай ук, диспансерлаштыру кысаларында 346 очракта тизәктә яшерен канга анализларның уңай булуы күзәтелде, шулар исәбеннән 143 пациентка фиброколоноскопия үткәрелде, нәтиҗәдә яман шешнең алты очрагы расланды.

– Яман шеш авыруы тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә, бу уңайдан районыбызда вәзгыять ничегрәк?

– Яман шеш авыруының иң куркыныч ягы шул: башлангыч стадиядә аның бернинди билгеләре дә булмый диярлек. Шуңа да даими тикшерүләр узып торырга кирәк. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә яман шеш авырулы 493 кеше исәптә тора. Үткән ел исә 76 кеше исәпкә алынды.

–Медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында мобиль поликлиника хезмәте дә ярдәмгә килә, шулаймы?

– Мобиль поликлиникалар составында табибларның авылларга чыгуы “Бердәм Россия” партиясенең “Мобиль поликлиника” дигән яңа проекты кысаларында тормышка ашырыла. Үткән ел районыбызда әлеге хезмәт Казан шәһәренең 7нче шәһәр хастаханәсе тарафыннан оештырылды. Аннан 672 кеше файдаланды, шуларның 493е хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр. Кабул итүләрне кардиолог, невролог, офтальмолог, кан тамырлары хирургы, гинеколог, травматолог, уролог, эндокринолог, ревматолог, утратавыш диагностикасы белгечләре үткәрделәр. Тикшерүләр буенча 124 пациентка өстәмә тикшерүләр тәкъдим ителде. Шулай ук, 690 кеше ФЛЮММАМ күчмә комплексында флюорография һәм 56 хатын-кыз маммография үтте.

–Соңгы елларда район үзәк хастаханәсенең яңа медицина җиһазлары белән дә тулылануы куанычлы, капиталь төзекләндерүләр дә алып барыла...

–Милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында үткән ел хастаханәгә ашыгыч медицина ярдәме автомобиле, сулыш алу аппараты, күп функцияле ингаляцион анестезия аппараты кайтты. Зур Аксу, Иске Кәкерле, Зур Чынлы, Хайбулдино авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары яңартылды. Агымдагы елда да бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк, ә иң куанычлысы– поликлиникага капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Бу исә, үз чиратында, районыбыз халкының сәламәтлеген саклау юнәлешендә тагын да уңайлырак шартлар тудырачак.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев