Яңа Кәкерле авылында Мәдинә Җамалтдинова мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрне хөрмәтләде
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә, декабрьның тәүге ункөнлеген ил югарылыгында инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.
1 декабрьдән районыбызда инвалидлар ункөнлеге башланган иде һәм ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Әлеге көннәрдә мөмкинлекләре чикле гражданнарга игътибар тагын да арта. Районыбызда да шушы категориягә керүче җирле халкыбыз өчен төрле чаралар үткәрелә.
Инвалидлар декадасы унаеннан Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова авылдагы сәламәтлекләре чикләнгән, өйдә коляскада һәм урын өстендә ятучы авылдашлары - Низамов Шамиль Якуб улы, Ахметзянов Фәһим Фатхлислам улы, Ахметзянова Әльфия Зәйдулла кызы, Уштыкова Фәния Нурулла кызының өйләрендә булып, хәлләрен белеште, бүләкләрен һәм күчтәнәчләрен тапшырды.
- Аларның һәркайсына да исәнлек, озын гомерләр, якыннарының ярдәмнәрен тоеп, бәхетле картлыкта яшәүләрен телим. Бик шатланып, канәгать булып калдылар,-ди бу уңайдан Мәдинә ханым.
Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Нурулла кызы тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үткәрелгән әлеге изге гамәл-чаралар “Күңел күзе саекмасын” дигән тема астында оештырылган иде.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр бик күп.
Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә ия кешеләр - чиксез сабырлык һәм рухи ныклык ачылышы, мәрхәмәтлелекнең нигезен аңлаучылар алар. Кеше йөрәгендә сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык сыйфатлары иң күркәм сыйфатлар. Тирә-юньдәгеләрегә карата һәрчак рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булсак иде, диясем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев