Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Грипп һәм салкын тию: Чүпрәле үзәк район хастаханәсе терапевты киңәшләре

Кыш җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек ничек сакланырга?

Әлеге уңайдан район үзәк хастаханәсенең участок табиб-терапевты Илгизәр Хөснетдинов үз киңәшләрен бирә.

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник билгеләрен һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да билгеләре шундый ук, тик организмның көчсезләнүе бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин).

Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табибка мөрәҗәгать итеп, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше гриппны бик авыр кичерә, еш кына вируслы пневмония рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин.

Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак.

Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, вирусларның һава юлы белән тиз эләгүен онытмаска кирәк. Шунлыктан эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга (җәмәгать транспорты, кинотеатрлар, хастаханәләр) йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.

Ни кызганыч, салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклау көче зәгыйфьләнә. Шунлыктан һава торышының ничек булуына карап киенергә кирәк.

Соңгы арада төрледән-төрле табигый иммуностимуляторлар, витамин һәм минераль комплекслары популярлаша бара. Табиб кушуы буенча гына һәм артыгын кулланмаганда, алар, һичшиксез, күпмедер файда китерә. Билгеле инде, саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Мондый комплекслы чаралар куллансагыз, салкын тию авырулары сезне читләтеп узар.

ОРВИ һәм грипп белән авыручылар сезонлы күтәрелү чорында йоктыру куркынычы сизелерлек арта, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм сулыш системасының, йөрәк-кан тамырлары системасының һәм башка органнарның хроник авырулары булган кешеләр арасында. Яшь барган саен иммун җавапның табигый кимүе күзәтелә, бу организмны вируслы инфекцияләргә бирешүчәнрәк итә. Өлкән яшьтәге кешеләрдә ОРВИ авыррак булырга һәм үпкә ялкынсынуы  һәм башкалар кебек катлауланулар белән бергә барырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, ОРВИ яки гриппның беренче симптомнары барлыкка килгәч, өлкән яшьтәге кешеләр кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. Авыруның барлык стадияләрендә терапевтның даими күзәтүе өзлегүләрне вакытында ачыкларга һәм аларның үсешен булдырмаска мөмкинлек бирә.

Өлкән яшьтәге кешеләрдә гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе - вакцинация. Вакцинацияне ел саен сентябрьдән башлап ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш ителә. Статистик мәгълүматларга караганда, вакцинация грипп йоктыру куркынычын 80 процентка киметә, грипптан үлү куркынычын – 90 процентка, ә госпитализацияләүне таләп итә торган авыру формалары үсеше ихтималын 70 процентка киметә. Өлкән яшьтәге кешеләрдә ОРВИ профилактикасы өчен шулай ук туклану режимын үтәргә киңәш ителә, аңа умартачылык, әче сөт продуктлары, боткалар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, тозланган кәбестә, сарымсак һәм сыер ите дә керә. Тавык шулпасы, шулай ук, иммунитетны саклап калу һәм ОРВИ вакытында савыгуны тизләтү өчен файдалы булырга мөмкин.

Шулай итеп, өлкән яшьтәге кешеләрдә ОРВИ һәм гриппны профилактикалау һәм дәвалау вакцинацияне, сәламәт яшәү рәвешен саклауны һәм авыру билгеләре барлыкка килгәндә медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итүне үз эченә алган комплекслы якын килүне таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев