Диспансеризация-2026: яңа кагыйдәләр
Комплекслы бушлай тикшерү авыруларны башлангыч стадиядә ачыклый
2026 елда әлеге медицина тикшерүендә яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар турында район поликлиникасы мөдире Надир Таһиров белән сөйләштек.
Диспансеризация ни өчен кирәк?
Диспансеризация –халыкның сәламәтлеген комплекслы бушлай тикшерү ул. Гади медицина тикшерүеннән аермалы буларак, ул тестлар һәм эксперт консультацияләре кебек диагностиканы үз эченә ала.
Профилактик тикшерү кысаларында организмның база параметрларын тикшерәләр. Диспансеризация тикшерүе исә башкачарак оештырылган: башта скрининг үткәрелә, ә организмда ниндидер тайпылышлар ачыкланганда өстәмә тикшерү үткәрелә.
Диспансерлаштыруның асылы – теге яки бу авыру билгеләре барлыкка килгәнче куркыныч чирләрне ачыклау: йөрәк-кан тамырлары патологиясе, диабет, онкология, хроник үпкә авырулары. Түләүсез тикшерүгә Россиянең ОМС полисы булган барлык балигъ булган гражданнары хокуклы, хәтта бернинди авыру борчымаса да.
Диспансеризация узуда яңа кагыйдәләр
2026 елда диспансеризацияне: 2008; 2005; 2002; 1999; 1996; 1993; 1990; 1987 һәм аннан элегрәк елларда туган кешеләр үтәргә тиешле.
Графикка эләкмәгәннәр өчен профилактик тикшеренү каралган, аны теләсә кайсы яшьтә узарга мөмкин. Ул тикшеренүләрнең база җыелмасын һәм терапевт консультациясен үз эченә ала.
Диспансеризация ике этапта үткәрелә. Беренче этап – скрининг. Процедураларның төп җыелмасы: буйны, авырлыкны, кан басымын үлчәү, глюкоза һәм холестеринга кан анализлары, сидек анализы тапшыру, ЭКГ (беренче визитта, аннары 35 яшьтән ел саен), ике елга бер тапкыр флюорография.
Өстәмә итеп, 40 яшьтән тизәкне яшерен канга тикшерү (ике ел саен), 45 яшьтә гастроскопия, хатын-кызларга гинеколог каравы, 18 яшьтән 64 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр мазок цитологиясе, 40 яшьтән маммография (һәр ике ел саен), ир-атларга 45, 50, 55, 60, 64 яшьләрдә ПСА анализы тапшыру билгеләнә.
Болардан соң терапевт тикшерү үткәрә һәм сәламәтлек торышы турында нәтиҗә чыгара. Тайпылышлар ачыкланганда пациентны икенче этап тикшеренүгә җибәрәләр.
Икенче этап – тирәнтен диагностика. Бу этап невролог, хирург, уролог, офтальмолог, дерматовенеролог һәм башка табиблар консультацияләрен үз эченә ала. Колоноскопия, гастроскопия, үпкәгә компьютер тамографиясе (КТ), спирометрия, кан тамырларын дуплекс сканерлау билгеләргә мөмкиннәр.
Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру
Диспансеризация узганда аерым блок – 18-49 яшьлек кешеләр өчен, ул балага узу сәләтен бәяләүгә юнәлдерелгән.
Хатын-кызларга тикшерү уздыралар, инфекцияләргә һәм цитологиягә мазоклар алалар, сөт бизләрен тикшерәләр. 2026 елдан папиллома вирусына тест тапшыру каралган. Кирәк булганда кече оча органнарына УЗИ билгелиләр. Ир-атларга уролог яки хирург консультациясен тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Сәламәтлек төркемнәре
Терапевт диспансеризация нәтиҗәләре буенча сәламәтлекнең төркемнәрен билгели.
I төркем – хроник авырулар һәм куркыныч факторлары юк, диспансер күзәтүе таләп ителми.
II төркем – хроник авырулар юк, ләкин куркыныч факторлары бар (тәмәке тарту, симерү, югары холестерин). Профилактик чаралар билгелиләр.
III төркем – хроник авырулар яки аларга шикләнү ачыкланган очракта, терапевт һәм белгечләрдә диспансер күзәтүе таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев