Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләрне мал алганда сак булырга киңәш итәләр

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова кош-корт һәм мөгезле эре терлек сатып алучыларга киңәшләрен бирә.

–Авыл кешесенең тормышы мал-туар асрау белән тыгыз бәйләнгән. Моңардан авылларга килеп, хайваннарны һәм кош-кортларны рөхсәтсез, өстәвенә, ветеринария документларыннан башка сатучы затлар да бик оста файдалана. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда юньрәк бәядән сату турында белдерүләр урнаштырыла, сайлау мөмкинлеге һәм бушлай китерү вәгъдә ителә. Тик бу хайваннарның һәм кошларның куркыныч авырулар белән зарарланган булу ихтималы бар. Хайваннарны һәм кошларны ветеринария-озату документлары булганда һәм бары тик махсуслаштырылган базарларда гына сатып алырга кирәк,-ди Гөлнара Арсланова.

Дәүләт инспекторы әйтүенчә, санкцияләнмәгән сәүдә итү урыннарыннан хайваннар һәм кошлар сатып алу район территориясенә аеруча куркыныч авырулар таралу куркынычын тудыра. Шуңа күрә шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗаларына түбәндәгеләрне таләпләрне катгый үтәү киңәш ителә:

–Хайваннарны һәм кош-кортларны сәүдә өчен махсус билгеләнгән урыннарда һәм мәҗбүри мәгълүмат (хайванның төре, токымы, саны, яше, бару маршруты, үткәрелгән вакцинацияләр һәм ветеринария чаралары, чыгу урынының эпизоотик иминлеге) күрсәтелгән ветеринария документлары булганда гына сатып алырга. 

–Яңа сатып алынган терлекләрне карантинга урнаштырырга, ягъни башлап, башка маллар белән кушмаска кирәк.

–Авыруның беренче билгеләре һәм кинәт үлем очраклары булганда, кичекмәстән райондагы ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев