Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләргә корбанлык малларны сатып алганда киңәшләр

Агымдагы елның 27-29 маенда Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.

Корбанлыкка дигән малларның ветеринария ягыннан куркынычсыз булуы турында район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамов сөйли.

–Корбан бәйрәме алдыннын, гадәттә, халык корбанлык сарыклар, мөгезле эре терлек сатып ала. Татарстан Республикасы территориясенә бруцеллез, ящур, оспа кебек куркыныч авыруларны кертүне булдырмас өчен башка төбәкләрдән мөгезле вак һәм мөгезле эре терлек кертү тыела. Райондашларыбыз корбанлыкка дигән малларны җирле авыл хуҗалыгы оешмаларыннан алуны кулай күрсеннәр иде. Корбанлык маллар идентификацияләнгән, ягъни колакларында бирка һәм чиплар, ветеринария-озату документы булырга тиеш. Малларны сатып алганнан соң, карантинга, ягъни аерым ябып куярга кирәк. Сатып алган маллар корбанга китерелмәгән очракта, аларны 21 көн карантинда тотарга, бу вакытта бруцеллезга ветеринария тикшерүе үткәрергә, вакцинация ясатырга да кирәк булачак,-ди җитәкче.

Рәсим Низамов бруцеллезның – куркыныч авыру икәнлеген искәртә.  “Туңдырылган ит һәм сөт продуктларында бруцеллалар бөтен саклау срогы дәвамында яшәүгә сәләтле булып кала”,-ди ул.

Кешегә бруцеллез берничә юл аша йогарга мөмкин:

  • –бруцеллез белән авыраучы һәм җитәрлек термик эшкәртү үтмәгән хайваннардан алынган ит һәм сөт продуктларын ашаганда;
  • –авыру хайван яисә аның чималы, хайван продуктлары белән контактта булганда;
  • –бруцеллалар белән зарарланган йон, тирес, җир фрагментлары булган тузанны сулаганда.

Өстәмә мәгълүматны 8 (84375) 2-24-77 телефоны номерына шалтыратып алырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев