Чүпрәлеләр Кайбычтан Кубок белән кайттылар
Кайбычта район башлыгы кубогына хоккей буенча турнир узды.
Турнирда Кайбыч районының ике командасы, Апас һәм Чүпрәле районнарыннан җыелма командалар катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы хоккейчылары командасы турнирның җиңүчесе булып танылды һәм күчмә кубокны яулады. Илфат Җамалетдинов– “Иң яхшы капкачы” дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев