Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясе дәвам итә

Чуваш Чүпрәлесе авылы халкы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә ярдәм күрсәтә башлады.

Авылы хатын-кызлары мәдәният йортына тупланып, 2022 елдан бирле, маскировка челтәрләре үрәләр. Бу эшне Мәскәү шәһәреннән авылга әнисен тәрбияләргә кайткан Наталия Кузнецова оештыра. Бүгеннәрдә исә мәдәният йортына Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Чуваш Бизнәсе авылларыннан да хатын-кызлар килә. Челтәрләр үрү пунктының җитәкчесе — Наталья Пустынина. (Наталья Кузнецова әнисе вафат булгач Мәскәү шәһәренә киткән). 

Хатын-кызлар һәр кич 18.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр хезмәт куялар. Челтәрләрне тиз арада өлгертергә кирәк булганда озаграк та эшлиләр. Челтәрләр 4×6 метр зурлыкта үрелә, ел фасылына карап төрле төстә була. Җәен — яшел, кышын — ак, мәсәлән. 

— Зинаида Стратонова, Светлана Байгушева, Раиса Аръяхова, Галина Годунова кебек волонтерларны аерым ассызыклап, аларның ел әйләнәсе бу эштән бер көн дә калмыйча, йөрүләрен әйтәсем килә. Шулай ук, Галина Шленская, Валентина Байгушева, Людмила Самандеева, Любовь Храмова, Альбина Айметдинова, Ольга Мартынова, Ирина Никитина, Елена Поселенцева, Галина Михайлова, Екатерина Никифорова, Фәридә Хәйруллина да, актив рәвештә, үз өлешләрен кертергә тырышалар.
Гөлсем Җәббарова белән Флюра Хисмәтова, үз өйләрендә, материалларны кирәкле үлчәмдә кисеп бирәләр, — ди Наталья Пустынина.

Районда маскировка челтәрләре үрүнең берничә пункты бар. Бу пунктларның һәрберсе өчен нигез — челтәрне Липецк аша кайтаралар. Заказ белән кайткан материал исә Буага кайта. Аннан Ильяс Сафин кайтарып бирә. 

Хатын-кызлар кышкы һәм җәйге вариантларның 215тән артык челтәрен эшләп, махсус хәрби операция зонасына озатканнар. 

Волонтер хатын-кызларның «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дип исемләнгән ватсап төркемнәре бар, анда төрле игъланнар урнаштырыла. Наталья ханым әйтүенчә, район халкы кирәк булганда, материаллар алу өчен, акча да күчерәләр икән. 

— Финанс ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез, ансыз бу мөһим эшне дәвам итү мөмкин булмас иде,-ди Наталья.

Чәке авылындагы Архангел Михаил храмы настоятеле Олег атакай, Чуваш Чүпрәлесе авылындагы Покров Пресвятой Богородицы чиркәве настоятеле Дмитрий атакай, ИП Ринат Бекмөхәммәдов даими иганәчеләр булып торалар. Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров та еш кына ярдәмгә килә, диләр ханымнар. 

— Без махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Челтәрләргә заявкалар күпләп килә.

Әзер маскировка челтәрләрен эшмәкәр, «Благодарение» фонды директоры Виктор Марков, чик сакчыларының иҗтимагый оешмасы рәисе, «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, «Рубеж» хәрби хәрәкәтләр ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасының Ульяновск өлкә төбәк бүлеге Владимир Ярухин, Татарстан Республикасы буенча мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүнең коммерцияле булмаган автоном «Барс» оешмасы вәкиле Илдар Зәйнуллин, «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Волонтерлар штабы аша да җибәрәбез,-ди Наталья ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев