Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә техника “яшел урак”ка әзер

Комиссия районның авыл хуҗалыгы формированиеләренең машина-трактор паркларында булды

Үткән атнада хуҗалыклар һәм җәмгыятьләр арасында азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча конкурс кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Д.Яшин, “Татагролизинг” җәмгыятенең баш инженеры Р. Гимадиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов һәм белгечләрен, “Гостехнадзор”ның райондагы бүлеге баш дәүләт инженеры Илдар Шәйхаттаров катнашында комиссия эшләде.

Комиссия районның авыл хуҗалыгы формированиеләренең машина-трактор паркларында булды, анда әзерлек линиясенә печән җыю, пресслау өчен техника, йөк машиналары һәм тракторлар төзеп куелган иде.

Хуҗалыкларда барлык транспорт та янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, тиешле җиһазлар белән комплектланган. Азык әзерләү техникасы белән идарә итүгә квалификацияле механизаторлар билгеләнгән.

Эш барышында техниканы кабул итү комиссиясе “Цильна”, “Чүпрәле Рассвет Агро”, “АгроТрансПорт” җәмгыятьләрендә булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия әлеге хуҗалыкларга яхшы бәя бирде.

Белешмә

Малларга кышкы чорга терлек азыгы әзерләүдә район буенча 165 техника катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев