Чүпрәледә мәктәп укучыларының кышкы ГТО фестивале узды
Анда районның барлык гомуми белем мәктәпләренең 70тән артык 11 сыйныф укучысы катнашты.
«Чемпион» спорт комплексы базасында 11нче сыйныф укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестивале узды. Фестивальдә катнашуга 11 сыйныф укучылары 6 баскычтагы сынау (тест) нормативларын үтәделәр.
ГТОның кышкы фестивалендә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов сәламләде. Айрат Фиркатович билгеләп үткәнчә, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының яшь категорияләре буенча барлык нормативлары Россия спорт министрлыгы тарафыннан билгеләнгән һәм расланган.
— Соңгы елларда укучыларыбыз тест режимында нормативларны уңышлы үтәделәр һәм үтиләр. ГТОның алтын билгесенә ия булу өчен барлык нормативларны да уңай үтәргә кирәк, — диде Айрат Җәлалов һәм барлык яшь спортчыларга нормативларны тапшыруда уңышлар теләде.
Аннан Айрат Фиркать улы 1 санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем мәктәбе укучылары Раяз Арслановны һәм Вадим Ильинга ГТОның алтын билгеләрен тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ГТО нормативларын тапшыру күпләр өчен үз көчеңне сынап карау гына түгел, ә югары уку йортларына керү өчен бонус баллар алу мөмкинлеге дә. Спортның теге яки бу төре буенча ГТО нормативларын тапшыру өчен мәктәпләр төркемнәргә бүленеп, һәр төркем чиратлап теге яки бу төр буенча үз нормативларын тапшырды. Фестиваль барышында укучылар пневматик винтовкадан ату, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү, йөгерү, «Акчарлак» бассейнында йөзү һәм башка нормативларны үтәделәр.
Әлегә кар булмау сәбәпле, чаңгы сезоны башланмаган. Шуңа да укучылар әлеге төр буенча нормативларны соңрак тапшырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы "Россия спорты«дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Дәвам итеп
ГТОның алтын билгесенә ия булу өчен 7 сынау узарга кирәк. ГТО буенча тиешле санда нормативларны уңышлы үтәгән укучылар «ГТОның алтын билгесе», «ГТОның көмеш билгесе» һәм «ГТОның бронза билгесе» бүләкләренә тәкъдим ителәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев