Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кызлар мини-футбол буенча ярышты

Зур Аксу урта мәктәбендә, укучылар Спартакиадасы кысаларында, кызлар командалары арасында “Мәктәп футбол лигасы” мини-футбол буенча турнир узды.

Ярышлар Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды һәм Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы призларына оештырылган иде.

Спартакиадада Иске Чүпрәле күппрофильле лицее, 1 санлы Иске  Чүпрәле урта мәктәбе, Городище, Хорновар-Шигали, Яңа Элмәле, Шланга, Алешкин-Саплык һәм Зур Аксу урта мәктәбе командалары катнашты. Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов командаларга матур уеннар һәм уңышлар теләде.

Турнир нәтиҗәләре буенча  беренче ике урынны Зур Аксу урта мәктәбе футболчы - кызлар командасы яулады. Өченче урынга Яңа Элмәле урта мәктәбе кызлары командасы чыкты.

Призлы 1, 2, 3 урыннарны яулаган командаларга Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Виктор Митрошкин кубоклар, медальләр һәм футбол туплары тапшырды.

1нче урынны яулаган Зур Аксу урта мәктәбе кызлар командасы “Мәктәп футбол лигасы”ның зона этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев