Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы уза

Агымдагы елның 20 декабреннән 2024 елның 8 январена кадәр республикада, шул исәптән районда да, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Кышкы каникуллар» чарасы узачак.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр белән бәйле хәл аеруча борчу тудыра. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшү сәбәпле, балаларның күпләп йөрү урыннарында аларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр игътибарсыз калмаячак. Аларның юл аша чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән алга таба профилактик эшләү өчен тапшырылачак.

Шулай ук, мәгариф оешмаларында автоинспекторлар укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.

Көннең кыскаруы шартларында, шулай ук уңай булмаган һава торышы күренешләре аркасында килеп чыккан юл хәлләре белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.

Белешмә

2023 елның 11 аенда республика юлларында 418 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала һәлак булган һәм 437се яраланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев