Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә кышкы ГТО фестиваленең зона этабы узды

Хезмәткә һәм оборонага әзерләр

“Алтын” универсаль спорт комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында 2026 елда хезмәт коллективлары арасында кышкы ВФСКның “Хезмәткә һәм оборонага әзер” фестиваленең зона этабы узды. Анда республиканың Идел аръягы зонасы командалары катнашты.

Фестиваль Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында узды. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов сәламләделәр.

Спорт бәйрәме кысаларында 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Алиса Меньшовага һәм Иске Чүпрәле күп профильле лицее укучысы Расул Кәлимуллинга ГТОның алтын билгеләре тапшырылды.

Фестивальнең максаты – гражданнарны системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдән гыйбарәт.

Фестивальнең зона этабында “Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексының ІХ-XVI баскычларына караган хезмәт коллективлары катнашты. Республика районнарының һәр командасында сигезәр кеше, ягъни һәр баскычтан берәр вәкил бар иде. Команда беренчелеге җыелган очколар суммасы буенча билгеләнде.

Ярыш йомгаклары буенча Чүпрәле районы спортчылары җиңүче булды, икенче урынны Кайбыч районы спортчылары алды, 3 урында Апас районы командасы булды.

Сынауларны лаеклы үткән хезмәт коллективлары командалар Дипломнар һәм Кубоклар белән бүләкләнде.

Белешмә

ГТО комплексы “Россия спорты” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында ГТО комплексында катнашучылар саны буенча да, аерымлык билгеләре саны буенча да лидерлар рәтендә тора. ГТО комплексын безнең районда да популярлаштыру һәм гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев