Чүпрәледә кышкы чорда төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен карадылар
Төзекләндерү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәгән вазифаи затларга карата комиссия тиешле карарлар кабул итте, хокук бозучылар штрафка тартылды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов рәислегендә административ комиссия утырышы узды.
Утырыш эшендә район прокуроры Ришат Купкенов та катнашты һәм аның көн тәртибе кышкы чорда төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту белән бәйле иде.
Белгәнебезчә, агымдагы кыш айлары явым-төшемнәргә мул булды һәм ул үз чиратында, социаль-мөһим объектлар өчен шактый кыенлыклар тудырды. Бина түбәләрен, керү чыгу юлларын кар каплады. Кар капламы авырлыгыннан, хәтта, бина түбәләре дә зыян күрде. Әлеге уңайдан, прокуратура һәм административ комиссия вәкилләре тикшерүләр үткәреп, беркетмәләре төзеде. Комиссия утырышына да үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, хокук бозучылар чакырылган иде.
Төзекләндерү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәгән вазифаи затларга карата комиссия тиешле карарлар кабул итте, хокук бозучылар штрафка тартылды.
Утырышны йомгаклап, Рөстәм Мөхәммәтҗанов социаль әһәмияткә ия объектларның торышын һәрдаим контрольдә тотарга кирәклегенә басым ясады. “Иминлек–һәркем өчен беренчел бурыч булырга тиеш”,-диде комиссия рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев