Чүпрәледә көрәшче Фәрит Азизовны искә алдылар
Турнирда районның «Спорт мәктәбе»нең “Көрәш” секциясендә шөгыльләнүче 50гә якын яшь көрәшче катнашты
Түбән Каракитә авылында спорт мастеры, 1979 елгы ТАССР Чемпионы Фәрит Азизов истәлегенә багышланган милли көрәш буенча “Көрәш” турниры узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов ярышларда катнашучыларны сәламләп, уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Спортчы-көрәшченең бертуганнары Наилә һәм Әлфия ханымнар, тормыш иптәше Дилүзә Азизова әлеге турнирның традиция буларак уздырылуына рәхмәтләрен җиткереп, якыннары–Фәрит Азизов хакында истәлекләрен барладылар.
Чара кысаларында кыска вакытта ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы Раиль Хәйрулловка һәм сугышчы-интернационалистларга бүләкләр тапшырылды.
Турнирда районның "Спорт мәктәбе"нең “Көрәш” секциясендә шөгыльләнүче 50гә якын яшь көрәшче катнашты һәм ул тугыз авырлык категориясендә оештырылган иде.
Үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаган көрәшчеләр Грамоталар, медальләр һәм бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев