Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Юлда күренеп тор! Якты бул!» акциясе узды

Чара 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе янында узды.

Район автоинспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белгечләре белән берлектә, җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне профилактикалау максатында 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе янында «Юлда күренеп тор. Яктыр!» чарасы уздырдылар. 

Чарада район мәгариф бүлеге методисты Ильнур Мавзютов, Казан шәһәренең Буа филиалы «Юл хәрәкәте иминлеге » дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәүче белгече Диана Мөхәммәтшина катнашты.

— Мондый чараларны көзге-кышкы чорда, тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме җитәрлек булмаган шартларда, җәяүлеләр транспорт чараларын йөртүчеләргә күренерлек булсын өчен, яктылыкны кире кайтара торган элементлы предметлар кирәк булганда үткәрү актуаль, — дип шәрехли бу уңайдан Диана Мөхәммәтшина.

Акция барышында район автоинспекторлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре барлык укучыларны тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр.

Исегезгә төшерәбез, яктылыкны кире кайтара торган элементлар (СВЭ) — махсус материаллардан эшләнгән эшләнмәләр, алар автомобиль фаралары яктысында ачык ак төстә балкыйлар һәм аларны киючене машина йөртүчеләр өчен күренеклерәк итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев