Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ЮИД командалары бүләкләнде

Призлы урыннарны яулаган мәктәпләргә “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе тарафыннан Дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.

“Талантлар планетасы” балалар иҗат йортында ЮИД отрядлары җитәкчеләре һәм балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча җаваплы педагоглар белән киңәшмә узды. Киңәшмә “Кышкы каникуллар” оператив-профилактик чарасы һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча балалар агитбригадалары республика фестиваленең муниципаль этабына йомгак ясау кысаларында узды.

Чарада, шулай ук, юл хәрәкәте иминлеге Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәүче белгече Диана Мөхәммәтшина һәм район мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов катнашты.

Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү эшендә алдынгы юнәлешләрнең берсе - педагогик коллектив белән эшләү, ул белем бирү процессының бөтен системасын эшләтеп җибәрүнең һәм балалар арасында юлларда үз-үзеңне дөрес тотуның массакүләм культурасын формалаштыруның төп механизмына әверелә.

Үзенең чыгышында Илнур Мавзютов районда ЮИД эшчәнлеген үстерү, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләләренә кагылды. Ул, шулай ук, тиздән укучыларның кышкы каникуллары башланачагын һәм мәктәпләрдә ата-аналар белән очрашулар оештырырга, җыелышлар үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте, барлык ЮИД җитәкчеләренең игътибарын балаларның киемнәрендә һәм мәктәп рюкзакларында яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуы кирәклегенә юнәлтте. Илнур Әсхәт улы билгеләп үткәнчә, район мәктәпләрендә 40 ЮИД отряды уңышлы эшләп килә.

Диана Мөхәммәтшина республикада быелның 11 аенда балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре белән таныштырды, балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм куркынычсызлыгы буенча профилактик эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Киңәшмә азагында “Әйдә дуслашыйк, юл!" юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча балалар агитбригадалары республика фестиваленең муниципаль этабына йомгак ясалды.

Фестивальнең муниципаль этабы мәгариф бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Буа бүлеге белән берлектә оештырылды һәм үткәрелде.

Фестиваль йомгаклары буенча 1нче урынны – Яңа Элмәле мәктәбе, 2нче урынны – Яңа Уби мәктәбе, 3 нче урынны Городище мәктәбе яулады.

Призлы урыннарны яулаган мәктәпләргә “Юл хәрәкәте иминлеге”  учреждениесе тарафыннан Дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев