Чүпрәледә исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итүченең эше каралды
Чүпрәле районында яшәүче А.Л.ны җинаять җаваплылыгына тартуга китергән.
Суд аңа исерек килеш руль артына утырган һәм машина белән идарә иткән өчен карар чыгарган.
Суд барышында А.Л.ның гаебе тулысынча расланган.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый арткан иде. Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны элеккечә 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмыйлар, ә 45 мең сум штраф түләттерәләр. Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына кабат утырган очракта җәза тагын да катгыйрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев