Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә иң яхшы мөгаллимнәрне ачыкладылар

«Россиянең ел укытучысы», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгеләренә йомгак ясалды

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә «Россиянең 2025-2026 уку елы укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабының муниципаль туры узды.

Бәйгеләрдә районның төрле гомуми белем бирү учреждениеләреннән 9 педагог: 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Яковлева, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Гаврилова, Городище урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Большакова, Марс урта мәктәбенең биология укытучысы Гөлнара Якупова, Иске Шәйморза урта мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Бикчурова; татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Гөлия Аббазова, Зур Чынлы урта мәктәбенннән Илсөяр Хәлиуллова, Алешкин-Саплык урта мәктәбеннән Гөлфия Исхакова һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Алсу Шәрәпова катнашты.

Ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсы берничә ай дәвамында барды: беренче тур — мәктәп туры иде. Бу тур районның барлык мәктәпләрендә үткәрелде, аннан соң куст бәйгеләре оештырылды. Үз кустларында җиңү яулаган укытучылар муниципаль этапта көч сынашты. Муниципаль этапта җиңүчеләр исә бәйгенең зона турында район данын яклаячак.

Бәйгенең муниципаль этабы кысаларында укытучылар ачык дәресләр, педагогик мастер-класслар, педагогик интервьюлар үткәрделәр. Катнашучыларга коммуникатив культураны, бер-берсен тыңлый белүләрен, конструктив диалогка сәләтле булуларын, мобиль булуларын күрсәтергә кирәк иде. Мастер-класслар үткәрү өчен темаларны бәйгече-укытучылар үзләре сайладылар, ә «Педагогик интервью» номинациясендә билетлар буенча җавап бирделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйге барышында барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәде.

Бәйгегә йомгак ясау — тантаналы чарада район мәгариф бүлеге начальнигы Газинур Хәлиуллов, гомумроссия мәгариф профсоюзының Чүпрәле территориаль оешмасы рәисе Лилия Кәримова, укытучылар, жюри әгъзалары катнашты.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабының муниципаль турында 1нче урынны Алсу Шәрәпова яулады, 2 нче урында — Гөлия Аббазова, 3 нче урында — Илсөяр Хәлиуллова һәм Гөлфия Исхакова.

«Россиянең 2025-2026 уку елы укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабында 3нче урын Наталья Гавриловага, Елена Большаковага һәм Надежда Яковлевага бирелде. 2нче урынга Гөлия Якупова чыкты. Зөлфия Бикчурова исә бәйгенең җиңүчесе булып танылды.

Барлык призерларга Дипломнар, сертификатлар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев