Чүпрәледә Ильмир Хәйбуллов истәлегенә хоккей ярышы узды
Турнир Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узды.
“Алтын Барс” боз аренасында Татарстан чемпионы, районның җыелма команда әгъзасы Ильмир Хәйбуллов истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир узды.
Турнирда 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр: Чүпрәле районының Иске Чүпрәле һәм Городище, Кайбыч районы командалары катнашты.
Чараны ачып, командаларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде, уңышлар һәм җиңүләр теләде. Айрат Җәлалов Ильмир Хәйбулловның балачактан ук спортның барлык төрләре белән шөгыльләнүен, аеруча хоккейны яратып уйнавын билгеләде.
“1991 елда Ильмир Хәйбуллов Чүпрәле районы җыелма командасы составында Актанышта авыл районнары арасында узган ярышларда Татарстан Республикасы чемпионы исеменә лаек була”,-диде ул.
Спорт бәйрәмендә Ильмирның әнисе Рузания апа Хәйбуллова да катнашты һәм турнирны оештыручыларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.
“Улымның якты истәлеге онытылмый, минем өчен бу бик тә куанычлы һәм олы горурлык”,-диде ул.
Чүпрәле районының хоккей буенча җыелма командасы соствында озак еллар Ильмир белән бергә уйнаган Илгиз Хафизов та якты хатирәләре белән уртаклашты. Уенның иганәчесе дә Илгиз Хафизов иде.
–Ильмир гаҗәеп талантлы спортчы, дус, иптәш иде. Район данын яклап, без бергә республика кубогын һәм алтын медальләр яуладык. Кызганыч, арабыздан ул бик яшьли китте. Аның якты хатирәсе күңелләрдә һәрвакыт сакланачак, - диде Илгиз Хафизов.
Чара барышында Рузания апага, улы истәлегенә багышланган спорт бәйрәме уңаеннан, истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук, күптән түгел, Кайбыч районында узган хоккей турнирында җиңү яулап кайткан Иске Чүпрәле хоккейчылары командасы да хөрмәтләнде.
Ярыш йомгаклары буенча Иске Чүпрәле хоккейчылары җиңү яулады һәм турнирның Кубогына да ия булды, Кайбыч районы командасы – икенче, ә өченче урынны Городище командасы алды.
Адел Хафизов (Иске Чүпрәле) – “Иң яхшы һөҗүмче”, Данил Калашников (Кайбыч) – “Иң яхшы капкачы”, Леонид Аюгин (Городище) – “Иң яхшы сакчы” дип танылдылар. Турнирга Ильяс Хафизов һәм Дәниф Шәрәфетдинов хөкемдарлык иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев