Чүпрәледә янгынга каршы махсус режим кертелә
Янгынга каршы режим вакытында 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр (бенгаль утлары һәм хлопушкадан тыш) куллану тыела.
Быелның 25 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Аның максаты — Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен уздырган вакытта халыкның, аларның мөлкәтләренең иминлеген тәэмин итү.
Янгынга каршы режим вакытында 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр (бенгаль утлары һәм хлопушкадан тыш) куллану тыела.
-Пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать объекты, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан кала), ягулык-энергия белән тәэмин итү комплексларыннан 500 метр ераклыкта гына куллану рөхсәт ителә. Торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урнашкан һәм халык күп йөри торган урыннардан, автомобиль юлларыннан, шәхси хуҗалык, күпфатирлы йортлардан әлеге ара ким дигәндә 30 метр булырга тиеш, -ди Илдус Вәлиуллин, янгынга каршы хезмәт службасы инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев