Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ягы чәчү дәвам итә

Чәчүгә беренчеләрдән булып, «Цильна», “Чүпрәле Рассвет Агро”, “АгроТрансПорт” җәмгыятьләре, “Бикчуров Р.А.”, “Низамов А.А.” һәм “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәтчәннәре чыктылар.

Бу көннәрдә “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында  эш тулы куәтенә бара. 145  гектар мәйданны биләгән басуда Илгизәр Бухариев, “Кировец К-525” тракторына “Анкер 8500” агрегатын тагып, “Диспина” сортлы арпа культурасы орлыкларын җир куенына сала. Механизатор Фәрит Басыйров та арпа культурасын чәчүгә чыккан. Тырыш игенчегә берьюлы ике техника беркеткәннәр. “МТЗ 82.1” маркалы трактор белән капчыкларга тутырылган арпа орлыкларын  күтәртеп чәчкечләргә сала һәм  аннан соң “МТЗ-12.22.3” тракторына күчеп утырып, әлеге куәтле техника белән орлыкларны җир куенына күмдерә. Көзен исә “Полесье” комбайны белән үзе язын чәчкән культураларның уңышын җыеп алуда катнаша.

100 гектар мәйданны биләгән басуда “МТЗ-82.1” тракторына “Монопил” агегаты тагып, механизатор Шамиль Хәлимов “Крокодил” сортлы шикәр чөгендере орлыкларын җир куенына күмдерә. Шамиль Ади улы ел әйләнәсе хезмәттә. Язгы чәчү тәмамлану белән, шытып чыккан көнбагыш чәчүлекләренең рәт араларын эшкәртә. Җәен исә печән чаптырып, әйләндереп, киптереп, рулоннарга чорната.

Механизатор Мөстәким Сафин исә 170 гектар мәйданны биләгән басуда “Кировец – 742” маркалы тракторына “ПАВ” һәм “Мультикорм” агрегатлары тагып, шикәр чөгендере чәчү өчен туфракны әзерли.

Чәчү эшләре хуҗалыкта ике сменада оештырылган. Басуда хезмәт куючы механиторларны пешекчеләр Алия Хисаметдинова һәм Алсу Каюмова тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Әлеге ике ханым хуҗалык ашханәсендә “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы оешканның беренче көннәреннән үк хезмәт куялар.

–"Иртә язда чәчкән –откан", дип халык юкка гына әйтмәгән. Шуны истә тотып, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбезгә дә таянып, быел да басуларга кар китү белән үк чыктык. Булачак уңышның язмышы механизаторларның, белгечләрнең килешеп, киңәшләшеп эшләвенә бәйле,-ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Гомәр Хәмидуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев